Кичә - 12 март көнне районыбызда үтә торган халык җыенннарының чираттагысы Норма җирлегендә булды. Норма мәдәният йортында соңгы вакытта көн саен чаралар үткәрелүгә карамастан, халык актив килгән иде. Халыкның җыелышка күпләп килүе сайлаулар көнне дә бу җирлектә яшәүчеләр битараф калмаслар, дигән ышаныч уята.
Сорауларны да күпләп бирделәр монда. Район башлыгы Рамил Нотфуллинның чыгышын җирлек башлыгы Тимур Гатауллин алдан тулыландырып куйды дисәк тә, артык булмас. Өч меңнән артык яшәгән җирлек районда иң зурлардан. Узган хисап чорында күп өлкәләрдә күләмле эшләр башкарылды. Халыктан кергән сораулар да әле чишелешен көтә торган мәсьәләләр барлыгын күрсәтте. Авыл эчендәге юлларны ремонтлау, спорт мәйданчыгын булдыру, хәтта базар салу кирәклеге дә яңгырады чыгышларда. Халыкның активлыгы шатландыра, җирлектә яшәүчеләр сайлау көнне дә битараф калмаслар, диде район башлыгы Рамил Нотфуллин.
Чыганак: "Хезмәт" газетасы, автор: Вакыйф Зәкиев.