Бу күргәзмә Бөек Ватан сугышына багышланган һәйкәлләр җирлегенә якташларыбыз хатлары урнаштырылган фотолардан тора. Проектны Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты һәм “Тарихи хәтер” партия проектын гамәлгә ашыру буенча Җәмәгать советы җитәкчелегендә Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендәге “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлегенең җирле бүлекләре тормышка ашыра. Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан оештырылган әлеге уникаль проект Җиңү бәйрәменә кадәр республиканың һәр районын урап чыгачак. 9-Май бәйрәмендә күргәзмәне Казанда тәкъдир итәләр. Анда инде 55 фотобанер урын алачак дип көтелә.
“Тарихи хәтер” федераль проектына Татарстан 2017 елның 22 июнендә кушыла. Республикадагы барлык музейлар дәүләт архивына сугыш хатларының күчермәсен җибәрә. Аларны электрон вариантка әйләндерәләр. Хатларны http://татархивы.рф/ru сайтына кереп уку мөмкинлеге дә бар. Барысын да түгел, фотокүргәзмә өчен үтә дә эчтәлекле хатларны сайлап алалар. Пунктуация, грамматик хаталарны төзәтмиләр, ничек бар - шулай бастыралар.
“Сугыш елы хатлары. 1941-1945 еллар” күчмә күргәзмә 22-23 март көннәрендә Балтачка да кайтып җитәчәк. Күргәзмә эшчәнлеге белән танышырга теләүчеләрне район мәдәният үзәгенең икенче катында көтеп калабыз.
Күргәзмә 22 март көнне 9.00 – 17.00 сәгатьләрдә, ә 23 мартта 8.00 – 13.00 сәгатьләрдә эшли. Рәхим итегез!