Өченче чакырылыш Балтач  район Советы  Бюджетны формалаштыру, икътисад һәм социаль-икътисади үсешне фаразлау буенча даими комиссиянең утырышы булды

2018 елның 26 марты, дүшәмбе

 

23 март марттта Өченче чакырылыш Балтач  район Советы  Бюджетны формалаштыру, икътисад һәм социаль-икътисади үсешне фаразлау буенча даими комиссиянең утырышы үткәрелде.

Утырышта  түбәндәге комиссия  әгъзалары катнаштылар: 1.Гыйләҗев Наил Рәүф улы – комиссия рәисе; Хәкимов Сәйдәш Шәмси улы – комиссия рәисе урынбасары; Гарифҗанова Нурзалия Фаек кызы – комиссия секретаре; Асхадуллин Зиннур Нурлыҗан улы,Исрафилов Сәйдәш Мәгъсүм улы, Степанова Лариса Валентиновна, Йосыпов Рифнур Гайнан улы.

Шулай ук утырыш эшчәнлегендә  район башкарма комитеты җитәкчесе, район башлыгы урынбасары, район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары, район финанс-бюджет палатасы рәисе, район прокуроры ярдәмчесе, район Контроль-хисап палатасы рәисе дә катнашты.

Утырышны комиссия рәисе Наил Рәүф улы  Гыйләҗев алып барды.

Комиссия утырышының көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1.  Балтач муниципаль районының 2017-нчы елгы бюджет үтәлеше турында (беренче укылыш) район финанс-бюджет палатасы рәисе Рафис Ильясов чыгыш ясады.

2. Тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне рәсмиләштерү буенча тармак ара район комиссиясенең эшчәнлеге турында район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илшат Галимуллин чыгыш ясады.

3. Балтач муниципаль районы  җирле үзидарә органнарының 2017-нче елгы эшчәнлекләре  буенча  мониторинг нәтиҗәләре турында район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов чыгыш ясады.

Тикшерелгән көн тәртипләре буенча карарлар кабул ителде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International