Бүген өченче чакырылыш Балтач район Советының XXI утырышы булды

2018 елның 29 марты, пәнҗешәмбе

Бүген, ягъни 29 март көнне район Советының утырышлар залында өченче чакырылыш Балтач район Советының XXI утырышы  булды. Балтач муниципаль район башлыгы, район Советы рәисе Рамил Рәшит улы Нотфуллин  кыска вакытлы ялда булу сәбәпле, утырышны аның урынбасары Наил Сабирҗанов алып барды. Утырышта район Советы депутатлары, район Советы һәм район башкарма комитеты җитәкчесе һәм бүлек мөдирләре, авыл җирлеге башлыклары катнашты.

Көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1.Балтач  муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең һәм район башкарма комитетының 2017-нче елдагы  эшчәнлеге турында район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил  Шакиров чыгыш   ясады.

2. Балтач муниципаль районының 2017-нче елгы бюджет үтәлеше турында (беренче укылыш) район Финанс-бюджет палатасы рәисе Рафис Ильясовның чыгышы тыңланды.

3. Балтач муниципаль районы Контроль-хисап палатасы рәисенең 2017-нче елдагы эшчәнлеге турында отчет белән район Контроль-хисап палатасы рәисе Равил Кәримов таныштырды.

4. Балтач муниципаль районы  җирле үзидарә органнарының 2017-нче елгы эшчәнлекләре  буенча  мониторинг нәтиҗәләренә район башлыгы урынбасары Наил Нургаяз улы Сабирҗанов бәя бирде.

5. Балтач муниципаль районында  төзелешләрне проектлау буенча җирле нормативларны раслау турында район башкарма комитетының төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы  бүлеге җитәкчесе урынбасары Шамил Борһанов чыгыш ясады.

6. Район башкарма комитеты яшьләр эшләре һәм спорт бүлегенең 2017-нче елдагы эшчәнлеге һәм 2018-нче елга бурычлары турында район башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Рөстәм  Заһидуллин доклады тыңланды.

7. Район башкарма комитеты структурасына һәм хезмәткәрләрнең гомуми санына үзгәрешләр кертү турында район башкарма комитетының гомуми оештыру бүлеге җитәкчесе Алия Галиева чыгыш ясады.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International