29 март көнне Чепья авылында яшәүче сугыш ветераны Галиев Гарифҗан Гали улы 91 яшьлек туган көнен билгеләп үтте.
Гарифҗан Галиев 1965 елдан бүгенге көнгә кадәр Чепья авылында урнашкан “Халыклар дуслыгы” музее директоры булып эшли. 2014 елда өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсендә карамакта тора.
Гарифҗан Галиевны социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе генә түгел, Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, ветераннар советы вәкиле, авыл җирлеге башлыклары, авыл хуҗалыгы һәм оешма җитәкчеләре котлап изге теләкләрен җиткерделәр.