2018 елның 30 мартында «Полезный досуг» программасы кысаларында «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре ведомство һәм ведомствоара учетта торган балалар һәм аларның әти-әниләре өчен «Минем куркынычсызлык» дип исемләнгән кызыклы чара уздырды. Әлеге чараның төп кунагы «Наз» хәйрия фонды президенты Нурания Сәйфетдинова булды. Балалар өчен «Куркынычсызлык», «Үзеңне аңла», «Безнең гореф - гадәтләр», «Хокук һәм мин» дип исемләнгән тукталышлар тәкъдим ителде. Ике команда балалар һәм бер команда әти-әниләр профилактик станцияләрне үттеләр, кадерле балларны алдылар. Чара истәлекле бүләкләр һәм уенчыклар тапшыруы белән тәмамланды. Барлыгы 34 кеше катнашты. Әлеге чараны оештыруда һәм үткәрүдә күрсәткән ярдәмнәре өчен «Факел» яшүсмерләр клубы белгечләренә һәм муниципаль хезмәткәр Ләйлә Низамиевага рәхмәтебезне белдерәбез.