Балтач җирлегендә тиздән “Балкыш“ (“Сияние“) Татарстан ветераннары арасында үзешчән башкаручыларның V Республика фестивале кысаларында, район турының сайлап алу этаплары старт ала. Әлеге фестиваль Комсомолның 100 еллыгына һәм Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышлана.
Район турлары 4 зонада үтәчәк:
Талантлы ветераннар “Вокал-соло“, “Вокал ансамбль“. “Хореография“, “Вокал-инструменталь ансамбль“, “Хор коллективы”, “Фольклор коллектив”, “Поэзия – сәнгатьле сөйләм” номинацияләрендә көч сынашачак.
12 апрельдә кичке 19.00 сәгатьтә район мәдәният үзәгендә әлеге “Балкыш“ фестиваленең Гала-концерты була.
Җиңүчеләр 17 апрель көнне фестивальнең зона сайлап алу турында Кукмара районы сәхнәсендә мәртәбәле жюри комиссиясе каршында кабаттан үз осталыкларын күрсәтәчәк. Сәхнә тотачак райондашларыбызга алдан ук уңышлар теләп калабыз.