Балтач тарихчыларыннан торган  делегация Казанда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җыенында катнаша

2018 елның 3 апреле, сишәмбе

3–5 апрель көннәрендә  Казанда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты Татарстан Республикасының төбәк тарихын  өйрәнүчеләр җәмгыяте һәм Гомумтатар төбәк тарихын өйрәнүчеләр советы белән берлектә II Бөтендөнья татар авылларының  һәм төбәкләрдәге  татар тарихын өйрәнүчеләр җыены үткәрелә.

Әлеге зур җыенга  Бөтендөнья татар конгрессы белән хезмәттәшлекләрен,  төбәк тарихын өйрәнүчеләр хәрәкәтендәге актив эшчәнлеген һәм җирле  төбәк тарихын өйрәнүдә керткән  хезмәтләрен исәпкә алып, районыбыздан бертөркем делегация  дә чакырулы.

Бүген  - 3 апрель көнне районыбызның күренекле шәхесләреннән  тарихчы, шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе Гарифҗан Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Диния назәрәте баш казые, районыбызның имам-хатибы, дин әһеле Җәлил хәзрәт Фазлыев, Кариле авылы тарихын өйрәнүче, мәгариф ветераны, эшмәкәр Гөлсем Миңнебаева, Карадуган  “Себер тракты тарихы” музее директоры Фирая Зыятдинова,  Норма мәктәбе музее җитәкчесе, төбәкне өйрәнү советы әгъзасы  Фәридә Мөҗипова мәртәбәле җыенда катнашып, тәҗрибә уртаклаша.

​ 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International