2018 елнын 17 мартында “Язгы мәрxәмәтлелек атнасы” кысаларында «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль педагогы Наталья Закирова һәм өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Әнисә Хайруллина карамактагы ветераннарны өйгә барып котладылар.
2018 елның 16нчы мартында Балтач районының 8 күп балалы һәм 2 карамакка бала алып тәрбияләүче гаилә Казан циркын капиталь ремонттан соң тантаналы ачу чарасында катнашты.
Районның территориаль сайлау комиссиясеннән алынган мәгълүматлар буенча, 24 мең 399 кеше сайлауда катнашкан. Балтачта РФ Президентын сайлауга килүчеләр 95 процентны тәшкил иткән.
Бабурин Сергей Николаевич - 0,39
Грудинин Павел Николаевич – 6,7
Жириновский Владимир Вольфович – 1,09
Путин Владимир Владимирович – 89,58
Собчак Ксения Анатольевна – 0,82
Сурайкин Максим Александрович – 0,28
Титов Борис Юрьевич – 0,32
Явлинский Григорий Алексеевич – 0,54
Районда 18 мартта Россия Президенты өчен тавыш биргәндә участокларда сайлаулар барышы тыныч, имин шартларда үтте, тәртип һәм закон бозу очраклары теркәлмәде.
Балтач районы үзәгендәге Балтач урта мәктәбе базасында урнашкан 1088 нче номерлы сайлау участогында иртәнге сәгатьләрдән үк халык актив катнаша. Биредә халык үз тавышларын электрон вариантта (КЭГ аша, ягъни комплекс электронного голосования) бирә.
Балтач урта мәктәбе бинасында урнашкан 1088нче номерлы сайлау участогында районыбыз башлыгы Рамил Рашит улы Нотфуллин үзенең гражданлык хокукын үтәде. Ул тормыш иптәше Фәния ханым белән килеп Россия Президентын сайлауда тавыш бирде.
Балтач сайлау участогына килүчеләр фотога төшә һәм бүләкләр ота ала. Конкурста һәркем катнаша ала. 18 мартта Татарстанда сайлау участогына килгән һәр кеше кыйммәтле бүләккә ия булачак. Республикада #айданавыборы дигән фотобәйге уза.
Конкурста һәркем катнаша ала. Моның өчен үз сайлау участогыңа килеп, махсус фотозонада волонтерны табарга кирәк.
Бигрәк тә “Сорнай” һәм “Труд” хуҗалыкларында башкарылган эшләр аеруча да мактауга лаек. Тракторлар һәм прицеплар төзек, барысы да тәртиптә, буялган, эшкә әзер, дип белдерде “Гостехнадзор” оешмасының райондагы бүлек җитәкчесе Марат Габдрахманов.
2018нче елның 16нчы март көнне «Ел иганәчесе - 2017» конкурсында җиңүчеләр Гафиуллина Нүрия Гафиулла кызы, Закиров Радик Гайфетдин улы Салих Сәйдәшев исемендәге Зур дәүләт Концертлар залында үткән тантаналы чарада катнашты.
13 март көнне Түнтәр авыл китапханәсе «Ступени великого восхождения» исемле Л.Н.Толстойның 190 еллык юбилейы уңаеннан 5,6 сыйныфта укучы балалар белән әдәби кичә үткәрде. Кичәбездә язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән якыннан таныштык. Тест сорауларына җавап эзләп белемнәребезне тикшердек. Бөек язучы турында язган башка бөек кешеләрнең канатлы сүзләре белән таныштык.
Хөрмәтле райондашлар! 2018нче елның 18нче мартында илебезнең киләчәген билгеләүче дөньякүләм әһәмияткә ия булган җәмгыяви-сәяси чаралар үтәчәк. Бу – Россия Федерациясе Президентын сайлаулар. Россия Президенты вазыйфасы өчен дәгъва кылучылар арасыннан Россия Федерациясе Үзәк сайлау комиссиясе тарафыннан 8 кандидат – Бабурин С.Н., Грудинин П.Н., Жириновский В.В., Путин В.В., Собчак К.А., Сурайкин М.А., Титов Б.Ю., Явлинский Г.А. теркәлде. Әлеге кандидатлар буенча массакүләм мәгълүмат чаралары хәбәрләр биреп тора. Шулай ук алар турында мәгълүмат белән участок сайлау комиссияләрендә танышырга була.