Бүген – 22 март көнне Балтачка эшлекле сәфәр белән (ФАС) монополиягә каршы Федераль хезмәтнең республика буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Гүзәл Шәүкәт кызы Шәфигуллина килде. Әлеге визит план буенча каралган. Шул рәвешле, монополиягә каршы көрәш хезмәте профилактика эше алып бара.
2018 ел Татарстанда Лев Толстой елы, "Я вновь открываю Л.Толстого" акциясе кысаларында 13 март көнне Алан авыл китапханәсендә укучылар өчен чара уздырылды, китап күргәзмәсе оештырылды.
Балтач мәдәният үзәгендә "Созвездие-Йолдызлык"ның икенче көне үтте. Икенче турга үткән балалар мәртәбәле жюри алдында кабат имтихан тотты. Бүгенге турда да бәхет елмайган яшь талантлар кич белән узачак Гала-концертта тагын бер кат үз осталыкларын күрсәтә.
20 март көнне Балтач үзәк балалар китапханәсендә районда яшәүче 3-4 сыйныфта белем алучы китап укучыларыбыз арасында татар балалар язучысы Х.Халиковның тууына 85 еллыкка, аның “Иң шатлыклы көнем” исемле китабы нәшер ителүгә 35 ел тулуга багышлап, 2017 елның декабреннән 2018 елның 15 мартына кадәр дәвам иткән “Ах,юбилей, юбилей...” бәйгесенең “Котлау открыткасы” номинациясенә нәтиҗә ясалды. Бәйгенең икенче турына районның 24 китапханәсе китап укучыларыннан иҗади эш килде. Бәйгегә килгән эшләр белән танышканнан соң, жюри түбәндәге фикергә килде:
1 урынга Балтач үзәк балалар китапханәсе китап укучысы, МБГБУ “Балтач гимназия”сенең 4А сыйныфта белем алучы Закирова Алисәнең (җитәкчесе Закирова А.К.) иҗади эше чыкты.
2 урынга ике эш тәкъдим ителде. Чепья балалар китапханәсеннән МБГБУ “Чепья урта мәктәбенең” 3 сыйныф укучысы Рәхимов Айнур һәм Сәрдек авыл китапханәсе китап укучысыМБГБУ “Пыжмара төп белем бирү мәктәбе”нең 4 сыйныфында белем алучы Гайнуллина Нәргизәнең эшләре лаек булды.
3 урынны шулай ук ике бала бүлеште. Смәел авыл китапханәсе китап укучысы, МБГБУ “Смәел урта мәктәбе”нең 4 сыйныф укучысы Гайфиева Әдилә һәм Дорга авыл китапханәсеннән МБГБУ “Улисьял башлангыч мәктәп-балалар бакчасы”ның 4 сыйныф укучысы Хакимов Ренатның эшләренә бирелде.
Шулай ук Шеңшенәр авыл китапханәсеннән МБГБУ “Ор башлангыч мәктәп-балалар бакчасы”ның 4 сыйныф укучысы Шафигуллина Алиянең (җитәкчесе Галиева З.Н.) һәм Куныр авыл китапханәсеннән МБГБУ “Куныр урта мәктәбе”нең 4 сыйныф укучысы Рамазанова Чулпанның (җитәкчесе Гафиуллина Л.В.) эшләре кызыксындыру бүләгенә ия булдылар.
Балаларны зур җиңүләре белән котлыйбыз һәм алдагы бәйгеләрдә дә катнашуларын көтеп калабыз.
18.03.2018 елда Нөнәгәр авыл җирлегендә Россия Президентын сайлау актив төстә узды. Авыл жирлегендә 2 сайлау участогы эшләде. Сайлауда беренче тапкыр катнашкан яшь сайлаучыларга истәлеккә махсус бүләкләр дә тапшырылды. Нөнәгәр сайлау участогында Балтач "Чәй йорты" хезмәткәрләре халыкны үзләре җитештергән тәм-том белән сыйладылар. Чутай авылында бу көнне Бариев М.М. призына хоккей ярышы узды.
Бу күргәзмә Бөек Ватан сугышына багышланган һәйкәлләр җирлегенә якташларыбыз хатлары урнаштырылган фотолардан тора. Проектны Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты һәм “Тарихи хәтер” партия проектын гамәлгә ашыру буенча Җәмәгать советы җитәкчелегендә Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендәге “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлегенең җирле бүлекләре тормышка ашыра. Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан оештырылган әлеге уникаль проект Җиңү бәйрәменә кадәр республиканың һәр районын урап чыгачак. 9-Май бәйрәмендә күргәзмәне Казанда тәкъдир итәләр. Анда инде 55 фотобанер урын алачак дип көтелә.
“Тарихи хәтер” федераль проектына Татарстан 2017 елның 22 июнендә кушыла. Республикадагы барлык музейлар дәүләт архивына сугыш хатларының күчермәсен җибәрә. Аларны электрон вариантка әйләндерәләр. Хатларны http://татархивы.рф/ru сайтына кереп уку мөмкинлеге дә бар. Барысын да түгел, фотокүргәзмә өчен үтә дә эчтәлекле хатларны сайлап алалар. Пунктуация, грамматик хаталарны төзәтмиләр, ничек бар - шулай бастыралар.
“Сугыш елы хатлары. 1941-1945 еллар” күчмә күргәзмә 22-23 март көннәрендә Балтачка да кайтып җитәчәк. Күргәзмә эшчәнлеге белән танышырга теләүчеләрне район мәдәният үзәгенең икенче катында көтеп калабыз.
Күргәзмә 22 март көнне 9.00 – 17.00 сәгатьләрдә, ә 23 мартта 8.00 – 13.00 сәгатьләрдә эшли. Рәхим итегез!
Хөрмәтле иптәшләр! 19 март – илебезнең Хәрби су асты көймәсендә хезмәт итүчеләр көне.
Без гаять тә тирән диңгез, океан су асларында хәрби бурычыбызны лаеклы рәвештә үтәп, Ватан алдында батырлыкка тиң хезмәт күрсәткән ир-егетләр, горур диңгезчеләр! Районыбызда яшәүче диңгезчеләрнең барысы да диярлек атом-төш көймәсендә хезмәт иткән курку белмәс егетләр. Ил чикләрен иксез-чиксез су асларында саклау ул кыюлык кына түгел, батырлык һәм горурлык та.
Татарстан республикасы буенча барган “Язгы мәрхәмәтлелек атналыгы” акциясе кысаларында 2018 нче елнын 18 нче мартында социаль хезмәт күрсәту үзәге белгечләре, социаль һәм медицина хезмәткәрләре, карамакта булган өлкәннәребез һәм социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә тернәкләнү узучылар Президент сайлауларында актив катнаштылар.