26 март көнне район Советының кече утырышлар залында Өченче чакырылыш Балтач район Советы Президиумы утырышы булды. Утырыш эшчәнлегендә Наил Сабирҗанов, Наил Гыйләҗев, Рашид Һадиев, Шамил Низамиев (комиссия секретаре), Рәис Садыйков, Ринат Гарипов катнашты. Президиум утырышын Балтач муниципаль район башлыгы, район Советы рәисе Рамил Рәшит улы Нотфуллин алып барды.
Район Советының 21-нче утырышының көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр каралды:
26 март көнне Борнак авыл китапханәсендә укучылар белән “Фондта кунакта” дип исемләнгән библиографик дәрес үткәрелде.Бу дәрестә фондта урнашкан разделительләрнең ни өчен куелуын, алар ярдәме белән фондтан ничек файдалану турында аңлатылды.Укучылар бик күп мәгълүмат алдылар.
Балтач шаулап-гөрләп, бәйрәм итеп, кар бураннар туздырып кышны озатты, шат күңелләр белән язны каршы алды. Бәйрәмебезнең төп кунаклары Кыш бабай белән Нәүрүз кызы булды.
Районыбыз халкын һәм кунакларны башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров "Кышны озату" бәйрәме белән котлады.
Бәйрәм чарасы төрле уен көле, ярыш, бәйгеләр белән дәвам итте. Мәдәният хезмәткәрләре үзләренең дәртле җырларын бүләк итте.
https://vk.com/album-122979932_252421858
#БАЛТАЧ #Балтаси #Татарстан #Нәүрүз #Кышныозату
Шушы көннәрдә Балтач гимназиясенең 6 нчы сыйныф укучылары һөнәри юнәлеш бирү эше үткәрү кысаларында «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә кунакта булдылар.
23 март марттта Өченче чакырылыш Балтач район Советы Бюджетны формалаштыру, икътисад һәм социаль-икътисади үсешне фаразлау буенча даими комиссиянең утырышы үткәрелде.
Утырышта түбәндәге комиссия әгъзалары катнаштылар: 1.Гыйләҗев Наил Рәүф улы – комиссия рәисе; Хәкимов Сәйдәш Шәмси улы – комиссия рәисе урынбасары; Гарифҗанова Нурзалия Фаек кызы – комиссия секретаре; Асхадуллин Зиннур Нурлыҗан улы,Исрафилов Сәйдәш Мәгъсүм улы, Степанова Лариса Валентиновна, Йосыпов Рифнур Гайнан улы.
Хөрмәтле мәдәният хезмәткәрләре!
Сезне чын күңелдән Мәдәният хезмәткәрләре көне белән тәбрик итәм. Бу көн районыбызның рухи-мәдәни үсешенә, ата-бабаларыбыздан калган бай мирасыбызны танытуга бәяләп бетергесез өлеш кертүчеләрне, күпмилләтле Балтач районы мәдәниятенең бүгенгесенә, үткәненә һәм киләчәгенә битараф булмаган һәркемне берләштерә!
Соңгы елларда районыбыз мәдәни өлкәдә республика күләмендә зур казанышларга иреште, мәдәният учакларыбыз күркәм чаралар, заманча зур масштаблы бәйге һәм фестивальләр мәйданына әйләнде. Үзешчән коллективларыбыз да, осталыклары белән район халкының мәхәббәтен яулап, районыбызның мәдәни потенциалын үстерүгә үз өлешләрен кертәләр.
Субаш авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән бергә урта яшьтәге китап укучылар өчен "Мин китапка гашыйк" дигән әдәби кичә үткәрелде. Бу чара вакытында укучыларыбыз яратып укый торган Г. Галимуллина, З.Кадырова, М.Маликова китаплары файдаланылды. Кичәбез кунаклары китапханәгә килә торган газета- журналлар белән таныштылар , яңа китапларга күзәтү ясалды.
Шубан авылында китапханә һәм мәдәният йорты берлектә авылыбызның парлы яшьләрен җыеп «Дуслык безне берләштерә» исеме астында кичә үткәрде. Кичәдә яшьләребез күп төрле уеннарда көч сынаштылар. Шалкан әкиятен дә куйдык, балалары җыярга яраткан пазлыларны да җыйдылар. Кичәдән соң яшьләребез өчен дискотека горләде. Яшьләргә кичә бик ошады.
Шубан авылында китапханә һәм мәдәният йорты берлектә 2018 ел Россиядә театр елы уңаеннан «Театр – тормыш көзгесе» исеме астында драм түгәрәккә йөрүчеләр белән могҗизалар кыры үткәрде. Могҗизалар кыры бик җанлы үтте.
23 март көнне Субаш авыл китапханәсендә балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар өчен "Тылсымлы китап патшалыгында" дигән экскурсия оештырылды. Нәни дусларыбызга әкиятләр, шигырьләр кычкырып укылды . Соңыннан алар яңа кайткан китаплар һәм журналлар белән таныштылар. Бу чарага барлыгы 15 бала катнашты.