Апас, Чүпрәле, Кайбыч, Тәтеш һәм Кама Тамагы районнарындагы дәүләт ветеринария хезмәте инфекция учакларын юк итү юнәлешендә эш алып бара. Үлгән кош-корт яндырылган, авыру табылган шәхси хуҗалыклардагы барлык кош-корт юк ителгән, авыру кошлар торган җирләргә дезинфекция ясалган.
Әлеге район авылларында ветеринария белгечләре йорт саен йөреп, кош-кортның исәбен ала һәм клиник тикшеренү үткәрә.
Бу чаралар барышында барысы 200 баш кош-корт юк ителгән.
Авыру чыганагы булып Чувашстан республикасыннан кертелгән кош-корт тора. Җирле халык аны үзе дә барып алырга, шулай ук арадашчылар кулыннан сатып алырга да мөмкин.
Республиканың Баш ветеринария идарәсе әмере белән, районнардагы ветеринария берләшмәсе җитәкчеләренә күрсәтмәләр бирелгән. Бүген шәхси хуҗалыкларда кош-корт сатып алуны тыю төп бурыч булып кала. Ветеринария идарәсе “Меркурий” системасы аша Татарстаннан тыш, тагын кайсы төбәкләрдә кош-корт сату белән шөгыльләнүче эшмәкәрләрне ачыклый. Нәтиҗәләрдән күренгәнчә, алар Самара, Чувашстан, Түбән Новгород өлкәләрендә булган. Әлеге эшмәкәрләрнең автомобиль һәм кош-корт тоту сарайларында, ферма торакларындагы вируска мониторинг тикшеренү, механик чистарту һәм дезинфекция ясарга кирәк.
Дәүләт ветеринария берләшмәләре җитәкчеләренә йорт саен йөреп, кош гриппы хакында аңлату-кисәтү эшләре үткәрергә боерык бирелгән.
Бүгенге көнгә Чүпрәле, Буа районы башлыклары һәм Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов, Россельхознадзор башлыгы Нурислам Хәбипов катнашында ашыгыч җыелышлар үткәрелгән.
Бүген ТР Министрлар Кабинеты карамагындагы Баш ветеринария идарәсе әлеге биш районда карантин игълан итте.
Чыганак: “Татар-информ”, Чулпан Шакирова