30 март көнне Куныр авылы китапханәсендә Куныр балалар бакчасының зурлар группасы белән “Китапханә – белем иле” исемле әңгәмә узды. Балалар китапханәдәге күргәзмәләр белән танышты, Т. Шакированың “Тәмле сүз, әдәпле булу серләре” китабыннан шигырьләр кычкырып укылды.
2018 елның 28 мартында социаль- тернәкләндерү бүлекчәсендә янгын вакытында үз-үзеңне тоту буенча тактик өйрәнүләр уздырылды.
Бүген - 29 март көнне, көндезге сәгать икедә район Советының кече утырышлар залында Балтач муниципаль районының иҗтимагый Советы утырышы булды. Утырышта район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча җаваплы урынбасары Илһам Гайнетдинов, район үзәк хастаханәсенең баш табибы Газинур Дәүлиев, Чепья, Куныр, Нөнәгәр авыл җирлеге башлыклары һәм иҗтимагый Совет вәкилләре катнашты.
29 нчы мартта Смәел авыл китапханәсе,балалар китабы атналыгы кысаларында , балалар бакчасына йөрүче нәни укучыларыбыз белән “Без китап яратабыз” исемле китап уку иртәсе үткәрде.
Бүген, ягъни 29 март көнне район Советының утырышлар залында өченче чакырылыш Балтач район Советының XXI утырышы булды. Балтач муниципаль район башлыгы, район Советы рәисе Рамил Рәшит улы Нотфуллин кыска вакытлы ялда булу сәбәпле, утырышны аның урынбасары Наил Сабирҗанов алып барды. Утырышта район Советы депутатлары, район Советы һәм район башкарма комитеты җитәкчесе һәм бүлек мөдирләре, авыл җирлеге башлыклары катнашты.
27нче мартта Смәел авыл китапханәсендә 5-7 сыйныф укучылары өчен “Тамчы шоу” үткәрелде. Чарада укучылар Татарстан Республикасы, аның күренекле шәхесләре, истәлекле урыннары һәм татар халкының гореф-гадәт йолалары, әдәбияты буенча алган белемнәрен сынадылар.
20 март көнне Түнтәр авыл китапханәсендә 6 сыйныфта укучы балалар белән “Батулланың иҗат бакчасы” исемле әңгәмәгә җыйналдык. Әңгәмәне язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән танышудан башладык. “Коңгырт әтәч” исемле хикәясен укыдык, фикер алыштык.
Бөрбаш авылында яшәүче Шаяхметова Крестина Роман кызына 28 март көнне 90 яшь тулды.
Әкият яратмаган бала бар микән, юктыр, чөнки без һәрберебез кечкенәдән әкият тыңлап үсәбез. Ә менә Рабит Батулла әкиятләре аеруча кызыклы, эчтәлекле. Рабит Батулла быел үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Шул уңайдан 27 март көнне Арбор авыл китапханәсендә, балалар бакчасына йөрүче балалар белән , Батулла әкиятләре буенча сәяхәт иттек. Аның “Шаян бака”, “Аю Әппәс” әкиятләрен укыдык. Ахырдан әкият геройлары буенча балалар белән фикер алыштык,әкиятләр буенча рәсемнәр ясадык.
25 март көнне Субаш авыл китапханәсендә мәдәният хезмәткәрләре көне уңаеннан мәдәният йорты белән бергәләп “Көйне таны” дигән әдәби- музыкаль кичә үткәрелде. Әлеге кичәгә үзешчән сәнгатькә гашыйк, үзләре дә актив катнашучы әниләр чакырылды.Алар ике командага бүленеп үзләрен музыкаль яктан белемнәрен һәм җитезлекләрен сынадылар.Соңыннан чәй өстәле артында үзләренең уй- кичерешләрен уртаклаштылар. Кичә бик күңелле үтте.