23 июльдә Балтач  район Советы Президиумы утырышы булды

2018 елның 23 июле, дүшәмбе

 

Бүген – 23 июль көнне  район Советының кече утырышлар залы нда Өченче чакырылыш Балтач  район Советы Президиумы утырышы булды.

Президиум утырышын Балтач муниципаль район башлыгы, район Советы рәисе Рамил Рәшит улы Нотфуллин алып барды.

Район Советының 24-нче утырышының көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр тәкъдим ителде:

1. Балтач муниципаль районының агымдагы елның  беренче яртыеллыгында социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре турында.

2. Балтач муниципаль районының 2018-нче елга, 2019-2020-нчы елларның планлы чорына  кабул ителгән  бюджетына үзгәрешләр кертү турында.

3.  Балтач  муниципаль районының  2018 елдагы 6 айлык  бюджет үтәлеше турында.

4. Район бюджетының тәэмин ителешен тигезләр өчен дотация алыштыруны килештерү турында.

5. Балтач муниципаль районының Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында.

6. “Балтач муниципаль районы алдындагы казанышлары өчен” медале турында. 

Беренче көн тәртибе буенча –  район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илшат Солтан улы Галимуллин;.

Икенче, өченче, дүртенче  көн тәртипләре буенча – район Финанс-бюджет палатасы рәисе Рафис Мәгъсүм улы Ильясов;

Бишенче көн тәртибе буенча – район башкарма комитетының юридик бүлеге җитәкчесе Раил Рафаил улы Мустафинга бирелә.

Алтынчы көн тәртибе буенча – район Советының аппарат җитәкчесе Ирек Сәяф  улы Сабиров чыгыш ясады.

Түбәндәге карар кабул ителде:

1. Өченче чакырылыш Балтач  район Советының чираттагы 24-нче утырышын  2018-нче елның 27-нче июленә иртәнге сәгать 09.00да Балтач шәһәр тибындагы поселогында чакырырга.

2.Утырышның көн тәртибенә каралган  мәсьәләләрне кертергә.

3.Утырышка чакырылалар: район Советы депутатлары, район башкарма комитеты җитәкчесе, аның урынбасарлары, бүлек җитәкчеләре, район Советының  җаваплы хезмәткәрләре, предприятие, оешма җитәкчеләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International