"Факел" клубына йөрүче балалар походка чыктылар

2018 елның 25 июле, чәршәмбе

24нче июль көнне "Факел" хезмәткәрләре әлеге клубка йөрүче  яшүсмер балалар өчен поход оештырдылар. Балалар белән ял итәргә табигатькә чыгу - бу үзе бер вакыйга. Аларның  бу походтан алган тәэсирләре зур була, яңа дуслар табалар, танышалар. Шулай ук тәрбиячеләргә дә клубка йөрүче балалар белән аралашырга, аларны яңа яктан ачарга мөмкинлек туа. 

Балалар әлеге чарада бик теләп катнаштылар, алар өчен алдан махсус уен-сәяхәт оештырылды. Яшерелгән  серле тартманы эзләп табар өчен алар төрле бирем һәм сынауларны үтәргә тиеш булдылар. Билгеле маршрут аша үтеп, карта буенча  урман буйлап хәзинә эзләү балаларга бик ошады. Тәмле күчтәнәчләр тутырылган яшерелгән тартманы тапкач балалар бик куандылар. Бу поход балаларның күңелендә озак саклан

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International