ЯҢАЛЫКЛАР


2
апрель, 2018 ел
дүшәмбе

27 март көнне Балтач мәктәбе базасында “Фәнгә адымнар-2018” дип исемләнгән республика күләм фәнни-эзләнү конференциясе булып узды. Бу конференциядә республикабызның төрле төбәкләреннән барлыгы 71 укучы катнашты. Укучыларның эшләрен бәяләү өчен Татарстан Республикасының Фәннәр академиясеннән мәртәбәле кунаклар да кайтты:

-Якташыбыз Мазгаров Әхмәт Мазгарович - Фәннәр академиясенең президиум киңәшчесе (советник), академик, техник фәннәр докторы, профессор;

31 март көнне Борнак авыл китапханәсендә “Кошлар-безнең дусларыбыз” исемле “могҗизалар  кыры” уены 1-7 сыйныф укучылары  катнашында үткәрелде.Безнең якларда яшәүче һәм яз көне күчеп килүче кошлар белән  таныштыру,кошларның авыл хуҗалыгы корткычларын бетерүдәге әһәмиятен аңлату,файдалы кошларны саклау уңаеннан үткәрелгән чарада укучылар актив катнаштылар.Кошларга багышланган “могҗизалар кыры” уены балаларның күңел күтәренкелеге белән үтте.

2018 елның 30 мартында «Полезный досуг» программасы кысаларында «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре ведомство һәм ведомствоара учетта торган балалар һәм аларның әти-әниләре өчен «Минем куркынычсызлык» дип исемләнгән кызыклы чара уздырды.


31
март, 2018 ел
шимбә

31 март көнне Куныр авылы китапханәсе, Куныр урта мәктәбенең 2-3 сыйныф укучылары белән, Р. Баттулага 80 яшь тулу уңаеннан “Яшь дусларым Сезнең өчен” дип исемләнгән әңгәмә уздырды.  Укучы балалар Р. Баттуланың тормыш юлы белән танышты, интернет челтәреннән әкиятләрен тыңлады, “Бишек хикәятләре” китабыннан хикәяләрен кычкырып укыдылар.


30
март, 2018 ел
җомга

30нчы мартта  Смәел авыл китапханәсе ,укучы балаларның язгы каникулларын файдалы һәм кызыклы үткәрү максатыннан,1-4сыйныф укучылары һәм аларның әниләре өчен "Башваткыч" уенын уздырды.Уен татар теле һәм мәдәниятына багышланды.Чарада барлыгы 27 бала һәм 12 әни катнашты.

«Наз» Халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә “Яшеллек могҗизасы" дигән акция игълан ителде. Социаль һәм медицина хезмәткәрләре социаль карамакта булган өлкәннәр белән чәчәк һәм яшелчә үсентеләре үстерәләр.

Республика  күләмендә, шул исәптән Балтач районы җирлегендә дә 1 апрельдән 31 майга кадәр  районда территорияләрне төзекләндерү  һәм санитар чистарту буенча икеайлык, ә 1 апрельдән 15 майга кадәр “ЭкоЯз“ конкурсы  игълан ителә. Әлеге конкурс ел да Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы тарафыннан үткәрелеп килә.  «Экобакча», «Экомәктәп», «Экогаилә», «Экооешма», «ЭкоВУЗ», «Экоҗәмгыять» номинацияләре буенча җиңүчеләрне ачыклый. Дипломнар һәм кыйммәтле истәлек  бүләкләре бирелә.

Балтач җирлегендә тиздән “Балкыш“ (“Сияние“) Татарстан ветераннары арасында үзешчән башкаручыларның V Республика фестивале кысаларында, район турының сайлап алу этаплары старт ала. Әлеге фестиваль Комсомолның 100 еллыгына һәм Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышлана.

Район турлары 4 зонада үтәчәк:

  • 2 апрельдә Норма мәдәният йортында Бөрбаш...

29 март көнне Чепья авылында яшәүче сугыш ветераны Галиев Гарифҗан Гали улы 91 яшьлек туган көнен билгеләп үтте.

  27 март көнне Борнак авыл китапханәсендә  язучы,драматург  Рабит Батуллага 80 яшь тулу уңаеннан “Кичер мине, әнкәй” әсәре буенча зурлар белән әңгәмә үткәрелде.Әсәр тирән мәгънәгә ия.Китап укучылар әңгәмә барышында бик теләп фикер алыштылар. “Эзләнүләр юлыннан” исемле китап күргәзмәсе ясап куелды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International