Кичә - 4 апрель көнне район мәдәният үзәгендә күрше Саба районының «Балкыш» театр коллективы якташ язучылары Гөлсинә Галимуллинаның «Ай күлгә сыенганда» әсәре буенча сәхнәләштерелгән спектакль тәкъдим итте. Балтач тамашачысы «Ай күлгә сыенганда» әсәренең авторы Гөлсинә Галимуллинаның шәхсән үзе белән танышу бәхетенә дә ия булды. Аны аягүрә басып алкышлады. Ул сәхнәгә күтәрелеп әсәрне сәхнәгә куйган үзенең райондашларына һәм спектакльгә матур бәя биргән, кунакчыл Балтач тамашачысына зур рәхмәтләрен ирештерде.
Район Советының утырышлар залында Татарстан Республикасының Куркынычсызлык Советы утырышы булды.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Татарстан Республикасы Иминлек советының, ТРда Хокук тәртибен тәэмин итү буенча координацион киңәшмәнең һәм ТРда Коррупциягә каршы комиссиянең уртак утырышы узды. Чара видеоконференцэлемтә режимында Казан Кремлендә үткәрелде. Көн тәртибендәге темалар арасында республика муниципаль районнары һәм шәһәр округларында "Имин шәһәр" аппарат-программа комплексын алга таба үстерү темасы да бар иде.
Чепья авылында яшәүче Терентьева Любовь Ивановнага 4 апрель көнне 90 яшь тулды.
Бүген – 4 апрель көнне Чепья авылында гомер итүче Любовь Ивановна Терентьева 90 яшьлек олуг юбилеен билгеләп үтте. Киров өлкәсенең Малмыж районы Носла дигән керәшен авылында 7 балалы ишле гаиләдә туып-үскән кызның гомер юлы мәктәп чорыннан ук Балтач районы белән бәйләнә. 7 класска кадәр үзенең туган авылында белем алган яшүсмер Люба 8 – 10 классларны күрше Смәел авылына йөреп укый.
Район прокуроры ярдәмчесе Гөлнара Галиуллина, Балтач һәм Кукмара районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге Фәрхәт Кәлимуллин Балтачтагы спорт корылмаларында һәм үзәк хастаханәдә булып янгын куркынычсызлыгы таләпләренең үтәлешен тикшерде.
3 апрель көнне Арчада Бөтенрәсәй «Илһам» яшь язучылар бәйгесенең зона туры үтте. Быел районыбызның 16 мәктәбеннән 32 укучы (төрле номинацияләрдә 39 эш) икенче турга узды. Бүген әлеге укучылар Арча шәһәренең 6 нчы санлы мәктәбендә мәртәбәле жюри алдында имтихан тотты.
Бүген - 3 апрель көнне районыбызның күренекле шәхесләреннән тарихчы, шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе Гарифҗан Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Диния назәрәте баш казые, районыбызның имам-хатибы, дин әһеле Җәлил хәзрәт Фазлыев, Кариле авылы тарихын өйрәнүче, мәгариф ветераны, эшмәкәр Гөлсем Миңнебаева, Карадуган “Себер тракты тарихы” музее директоры Фирая Зыятдинова, Норма мәктәбе музее җитәкчесе, төбәкне өйрәнү советы әгъзасы Фәридә Мөҗипова II Бөтендөнья татар авылларының һәм төбәкләрдәге татар тарихын өйрәнүчеләр җыенында катнашып, тәҗрибә уртаклаша.
2018-нче елның 13 апрелендә сәг. 13.00дә Балтач муниципаль районының 2017 елгы бюджет үтәлеше проекты хакында гәвами тыңлаулар түбәндәге адрес буенча үткәрелә: ш.т.б.Балтач, Ленин урамы, 42-нче йорт, 3-нче этаж.
Россия халкы 1 май бәйрәменә дүрт көн рәттән ял итәчәк, дип Федераль хезмәт һәм мәшгульлек агентлыгы хәбәр итә.
Ял көннәре 29 апрельдә, якшәмбе башланып, чәршәмбе, 2 майга кадәр дәвам итәчәк.
2 нче апрельдә Арбор авыл китапханәсендә кошлар көненә багышланган " Кошларда да кеше язмышлары" дигән экологик чара үткәрелде.Кошлар- жир йөзендә иң киң таралган тереклек ияләре.Алар табигатьнең күрке, яме, урман табиблары. Кошлар булмаса жирдә матурлык та булмас иде. Сайраулары белән кеше тормышын бизиләр, күңелгә рәхәтлек, рухи байлык өстиләр. Китапханәче балаларга кошларның табигатьтәге әһәмияте, Татарстанның Кызыл китабына кертелгән кошлар турында сөйләде. Шулай ук балалар викторина сорауларына җавап биреп, кошлар турында китапларны укып канатлы дусларыбыз турында белемнәрен тирәнәйттеләр.