ЯҢАЛЫКЛАР


9
апрель, 2018 ел
дүшәмбе

6 нчы апрель көнне «Наз» Халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль һәм медицина хезмәткәрләре өчен чираттагы уку оештырылды.

         5 апрель көнне, Сосна мәктәбе базасында “Наз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль педагогы Наталья Закирова муниципаль хезмәткәр Ләйлә Низамиева белән берлектә “Начар гадәтләргә - Юк” дип исемләнгән дәрес уздырдылар.


7
апрель, 2018 ел
шимбә

Мәгариф идарәсе педагогик-психологик хезмәт күрсәтү бүлеге психологлары Гүзәл Нурулловна һәм Алсу Василевна 6 нчы апрель көнне Чепья мәктәбендә 5 нче, 9 нчы сыйныф укучыларына тренинглар уздырды. Шулай ук укучылар белән индивидуаль  консультацияләр үткәрелде.

5 нче апрель көнне Карадуган гимназиясенең 4,5,6 нчы сыйныф укучылары кабаттан психологлар Закирова Г.Н һәм Идрисова А.В белән очрашты. Тренинглар вакытында 4-5 нче сыйныфлар әти-әни, гаилә кадерен аңларга өйрәнсә, 6 нчы сыйныфның малай-кызлары интернеттан дөрес файдалану серләренә төшенделәр.


6
апрель, 2018 ел
җомга

 5 апрель көнне, Сосна мәктәбе базасында “Наз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль педагогы Наталья Закирова “Юк дип әйтергә өйрәнәбез” дип исемләнгән дәрес уздырды.

4 апрель көнне  Балтач районы башкарма комитеты каршында эшләп килүче хезмәтне саклау буенча координацион Советының чираттагы утырышы булды. Утырышта 28 апрель – Бөтендөнья хезмәтне саклау көне уңаеннан, районыбыз җирлегендә башкарыласы эшләр каралды, максат-бурычлар билгеләнде. Аны район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары,  хезмәтне саклау буенча координацион Совет рәисе Илшат Галимуллин алып барды. 

Балтач районы башкарма комитеты каршында эшләп килүче хезмәтне саклау буенча  координацион Совет карары белән, 28 апрель – Бөтендөнья хезмәтне саклау көне уңаеннан, районыбыз җирлегендә 5 апрельдән алып 13 майга кадәр “Хезмәтне саклау балалар күзлегеннән” (“Охрана труда глазами детей”) дип исемләнгәнгән рәсем конкурсы игълан ителә.


5
апрель, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Байлар Сабасы районында урнашкан чаңгы трассасында «Winter Ski Cup» дип аталган төньяк районнары арасында чаңгы ярышы буенча кубок этабы булып узды. Эстафетада Саба, Балтач, Кукмара районнары командалары көч сынашты.

#ЭКОВЕСНА #ЭКОЯЗ конкурсында катнашучы райондашларыбыз игътибарына!!! Белешмәләр өчен телефон: 8(84368) 2-57-75. Фото һәм хәбәрләрегезне Baltasi.Admkomissiya@tatar.ru адресына юллый аласыз. 

1 апрельдән республикада чистарту икеайлыгына старт бирелде. Шушы ике көндә министрлыкка халыктан 11 мөрәҗәгать килеп ирешкән. Көннәр җылыту белән, теләсә кайда калдырып киткән чүпләрне җыясы гына түгел, аның өчен җавап та бирәсе була әле. Май аеннан чүпне юл читенә ташлап калдыручы машина йөртүчеләрне дә махсус камералар төшерә башлый. Бу хакта Хөкүмәт йортында узган брифингта Татарстанның Экология һәм табигый ресурслар министры  Александр Валерьевич  Шадриков хәбәр итте. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International