Балтач районы делегатлары форумда катнаша

2018 елның 2 августы, пәнҗешәмбе

Мәгълүм булганча, 1-5  август көннәрендә  Татарстанда VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумы уза. Аның төп өлеше  Казан шәһәрендә үтә. Әлеге чарада 30 чит илдән, 60 Россия төбәгеннән һәм Татарстан районнарыннан барлыгы 1000 делегат катнашуы көтелә. Форум программасы эчендә эшлекле очрашулар (пленар утырыш, дискуссион мәйданчыклар, проект сессияләрен уздыру көтелә), төрледән-төрле мәдәни-мәгълүмати һәм өйрәнү сәяхәтләре, шулай ук Казанның татар тарихы белән бәйле урыннарына бару, Арчада шәһәр көнендә һәм “Печән базары” фестивалендә катнашу күз алдында тотыла.

Әлеге форум эшчәнлегендә Балтач районы яшьләре дә катнаша. Бүген - 2 август көнне райондашларыбыз «Корстон» сәүдә-күңел ачу үзәгендә оештырылган пленар утырышта катнаштылар. Проектлар аллеясе белән таныштылар.

  VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумында Балтач районыннан катнашкан делегатлар исемлеге:

  1. Гайнетдинов Илһам
  2. Ахатова Алина
  3. Габдуллина Ильсия
  4. Асхадуллина Гөлназ
  5. Абдулбариева Гөлшат

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International