Балтач районы “Мәктәптән тыш эшләр үзәге” директоры  Альбина Әхмәтҗанова грант отты

2018 елның 1 августы, чәршәмбе

«Балаларга өстәмә белем һәм тәрбия бирү өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр» гранты җиңүчеләре билгеле булды. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгы нигезендә, «Балаларга өстәмә белем һәм тәрбия бирү өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр» грантының түбәндәге номинацияләре буенча җиңүчеләр билгеле булды: «Өстәмә белем бирү оешмасының иң яхшы директоры», «Өстәмә белем бирү өлкәсендә иң яхшы методист», «Өстәмә белем бирү өлкәсендә иң яхшы педагог», «Иң яхшы педагог-оештыручы», «Психология-педагогика хезмәтенең (ППМС-үзәк) иң яхшы педагог-психологы», «Мәгариф оешмасы, дәүләт бюджет оешмасының иң яхшы педагог-психологы».

Грант алу өчен бәйгедә катнашырга барлыгы 479 гариза кабул ителде, шуның 324енә бәхет елмайган.

Балтач районы “Мәктәптән тыш эшләр үзәге” директоры Әхмәтҗанова  Альбина Валерьевна  «Өстәмә белем бирү оешмасының иң яхшы директоры» номинациясендә 50 мең сум күләмендә грант отты.

Альбина Валерьевнаны әлеге зур җиңүе белән ихлас күңелдән  тәбриклибез, хезмәт юлында яңадан-яңа  уңышлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International