ЯҢАЛЫКЛАР


10
апрель, 2018 ел
сишәмбе

Тәрбиячеләр үз куллары белән төрле  өстәл уеннары,  презентацияләр, альбомнар ясап бик матур чыгыш ясадылар һәм республикакүләм конкурста   “4 нче номерлы Балтач  балалар бакчасы” өченче урынны яулады.

Салавыч  күппрофильле лицей  укытучысы  Гилязов Ранил Фәрит улы  район күләмендә үткән  “Ел укытучысы” ( ОБЖ юнәлеше) конкурсында  җиңү яулап  зона ярышларында катнашты һәм  Казан шәһәрендә   үткән  республикакүләм конкурста лауреат исеменә лаек булды.  

Арча районында  спартакиада кысаларында узучы волейбол буенча зона ярышларында  Куныр урта  мәктәбе укучылары  (егетлэр командасы) 1 урын яуладылар һәм алга таба узачак турга үттеләр.

Хөрмәтле китап укучыбыз!

Әгәр Сине рус сәяхәтчеләренең зур географик ачышлары тарихлары, бөек сәяхәтчеләрнең шушы ачышларны ясаганда күрсәткән батырлыклары кызыксындыра икән, ул вакытта Балтач үзәк балалар китапханәсенә кайткан 17 исемдәге “Бөек рус сәяхәтчеләре”-“Великие русские путешественники” сериясенә кергән китаплар нәкъ Синең өчен. Китаплар Рус география җәмгыяте тарафыннан чыгарылып, 2016 елда кайтканнарны дәвам итә.Китаплар аша М.П. Лазарев, В.К.Арсеньев, Ф.П. Литке кебек атаклы сәяхәтчеләр белән бергә, киң катлам китап укучылар өчен моңарчы күләгәдә калып килгән А.В. Елисеев,Ч.Ч. Валиханов, М.В. Певцов, И.В. Мушкетов һ.б. сәяхәтчеләрнең Туркестан, Үзәк Азия, Кече Азия, Палестина, Гавай утраулары, Антрактида, Тибетка һәм башка бик күп ачышлар белән танышып, мәктәп программасын үзләштерүгә файдалы мәгълүмат туплый алырсың.

  Китапханәнең эш сәгатьләре иртәңге 8дән кичке 18 сәгатькә кадәр. Шимбә көнне иртәңге 9 дан 16 сәгатькә кадәр.

  Яшь китап укучыбыз! Сине әти-әниләрең, әби-бабайларың белән китапханәбездә көтеп  Балтач үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре.

8 апрель көнне  өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсенең социаль һәм медицина хезмәткәрләре православие динен тотучы карамактагы өлкәннәребез белән якты һәм күркәм бәйрәмнәрнен берсе – Пасха бәйрәмен билгеләп үттеләр.


9
апрель, 2018 ел
дүшәмбе

8 нче апрельдә Смәел авыл китапханәсендә балалар өчен “Әгәр кошлар булмаса?” исемле тематик кичә үткәрелде. Чара балаларда  канатлы дусларыбызга карата кайгыртучанлык, сак мөнәсәбәт тәрбияләү максатыннан уздырылды. Укучылар кошларның табигатькә, авыл хуҗалыгы өчен зур файда китерүләре хакында белемнәрен арттырдылар.

2018 елның 9 апрелендә “Дети России-2018” ведомствоара профилактик операциясе кысаларында ДЦ «Волонтер» активистлары «Наз» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль педагогы Наталья Закирова җитәкчелегендә балигъ булмаган балалар инспекторы Ләйсән Назипова һәм полициянең муниципаль хезмәткәрләре Ляйлә Низамиева һәм Раушания Накипова «Без Тормышны сайлыйбыз» дип исемләнгән акция уздырды.

Тәмәке тарту, эчкечелек, наркомания, хокук бозуларны кисәтү максатыннан, 6 апрель көнне, Чепья мәктәбе базасында “Наз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль педагогы Наталья Закирова ПДН инспекторы Лейсан Назипова белән берлектә “Сәламәт мәктәп” дип исемләнгән дәрес уздырдылар.

Авылларда төп нигезнең җылысын саклаучы, үз авылы, нәселе белән горурланып, “Салавычның данын төшермәгез, югары уңышларга ирешегез!” дип җитәкчеләрне дә рухландырып торучы Әминә апа кебек өлкәннәре булганда, төшенкелеккә бирелергә мөмкин дә түгел.​

Иске Салавыч авылында яшәүче Хөсәенова Минҗамал Нәсыйх кызына 8 апрель көнне 90 яшь тулды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International