31 июль көнне Балтач районының"Форпост" җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр (укучылар) берләшмәсенең Балтач районы үзәге "Романтик" балалар сәламәтләндерү лагерында "Коррупция турында балалар карашы" дигән конкурс үткәрде. Бу чарада район прокурор ярдәмчесе Гөлнара Галиуллина, балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясенең җаваплы секретарьлары А.Н.Даутова һәм Р.Р.Фазуллина, кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Балтач муниципаль районында җәмәгать ярдәмчесе итеп Гөлчәчәк Гыйләҗева, мәктәптән тыш эшләр үзәге методисты Әлфия Тәкиева һәм "Форпост" үзәге директоры Фердинант Гыйлемҗанов катнашты.
Әлеге очрашуда җитәкчеләр тарафыннан яшүсмерләр һәм яшьләр арасында хокук бозуларны булдырмау һәм кеше хокукларын яклау темалары күтәрелде. Профилактик максаттан әзерләнгән бу чарада ял итүче балалар үзләренә кирәкле мөһим мәгълүмат тупладылар, алар өчен конкурс оештырылды.
Җиңүчеләр:
1 урын – Батыршин Айрат – Балтач бистәсе:
2 урын – Хөснетдинова Алина - Казан шәһәре;
Хөснетдинова Адилә - Казан шәһәре;
3 урын – Хакназаров Илья – Балтач бистәсе.