Бүген Балтачта эшлекле визит белән ТР Премьер-министры урынбасары, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов

2018 елның 7 августы, сишәмбе

Бүген - 7 август көнне ТР Премьер-министры урынбасары, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов эшлекле сәфәр белән Балтач районына килде. Аны район башлыгы Рамил Нотфуллин каршы алды. Алар районда бара торган урып-җыю кампаниясенең барышы белән танышу максатыннан кырларны әйләнделәр. Һәм Бөрбаш Сәрдегәне янындагы басуда районның  җитәкчеләре, хуҗалыгы җәмгыяте рәисләре, авыл җирлеге башлыклары  катнашында киңәшмә үтте. 

Чыганак: http://baltaci.ru/news/avyil-hu%D2%97alyigyi/marat-khmtov-baltach-kyrlarynda-fotoreportazh

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International