Гадәттә, халык табибка нәрсәдер авырта, борчый башлагач кына мөрәҗәгатъ итә. Ә бит диспансеризация ул кешедәге авыруларның беренчел, яшерен билгеләрен табарга ярдәм итү ысулы. Аларга бигрәк тә йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары, шикәр диабеты, яман шешләр һәм сулыш алу юллары авырулары керә, – дип сөйли район үзәк хастаханәсенең баш табибы Газинур Дәүлиев. – Диспансеризация – ул кешеләрдә алда санап узган авыруларның барлыкка килүенә сәбәпче булган төп факторларның барлыгын ачыклау өчен уздырыла. Алар түбәндәгеләр: югары кан басымы, кан составында тиешле нормадан югары холестерин һәм шикәр барлыгы, тәмәке тарту, исерткеч эчемлекләр куллану, дөрес итеп тукланмау, артык авырлык һ.б. Сәламәтлегеңне югалтсаң, дәваланыр өчен күпме акчалар тотыла, ә монда бушка уздырыла торган тикшеренүгә дә халыкны җәлеп итеп булмый диярлек.
Элек-электән йолдызларның серле җемелдәве һәм күкнең чиксезлеге кешене үзенә җәлеп иткән. Беренче тапкыр космоска чыгу юлыда бик катлаулы булган, озак еллардан соң гына тормышка ашкан. Шул уңайдан, 12 апрель көнне Куныр авыл китапханәсе 9 сыйныф укучылары белән “12 апрель – Космонавтика көне” дип исемләнгән әңгәмә уздырды. Әңгәмәдә үсеп килүче яшь буынга 20 гасырның иң данлыклы бәйрәмнәрнең берсе булган Космонавтика көне, Ю. Гагаринның тормыш юлы туры сөйләнелде һәм сорауларга җаваплар табылды.
11 апрель көнне Куныр авылы китапханәчесе Куныр урта мәктәбенең 8 сыйныф укучылары белән, патриотик тәрбия чарасы буларак, “Җиңү әләме җилферди Сталинградта” исемле әңгәмә уздырды. Укучыларга Сталинград сугышы тарихы сөйләнде, Куныр авылыннан Сталинград сугышында катнашкан сугыш ветераннары турында мәгълумат бирелде.
Иске Салавыч авылында яшәүче Латыйпова Фәүзия Шәрәфи кызына 12 апрель көнне 90 яшь тулды.
23 апрель көнне 17.30 минутта туры эфирда «Яңа гасыр трибунасы» телетапшыруында "Безнең Татарстан" VIII Республика яшьләр форумы кысаларында коррупциягә каршы көрәш проекты хакында сөйләшү оештырыла. Татарстан Республикасы Президенты инициативасы буенча 9 апрель көнне Казан Кремлендә коррупциягә каршы көрәш сәясәте буенча “Татарстан - яңа гасыр” телеканалында чыгучы «Яңа гасыр трибунасы» тапшыруы өчен сораулар әзерләнде.
12 апрель кичендә район мәдәният үзәге сәхнәсендә ветераннарның «Балкыш» үзешчән башкаручылар фестиваленең гала-концерты үтте. Талантлы ветераннар “Вокал-соло“, “Вокал ансамбль“, “Хореография“, “Вокал-инструменталь ансамбль“, “Хор коллективы”, “Фольклор коллектив”, “Поэзия – сәнгатьле сөйләм” номинацияләре буенча үз осталыкларын күрсәтте.
Бүген – 12 апрель көнне Балтач муниципаль районының коррупциягә каршы көрәш эшен координацияләү комиссия утырышы булды. Утырышта комиссия әгъзалары, Балтач районы прокуроры Айрат Низамиев, район башкарма комитетының урынбасарлары, бүлек башлыклары, район Советының бүлек башлыклары, авыл җирлеге башлыклары һәм аларның урынбасарлары катнашты.
Комиссия утырышын Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин алып барды.
11 нче апрель көнне Чепья мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучылары психологлар Закирова Г.Н һәм Идрисова А.В ярдәме белән интернеттан куркынычсыз файдалану серләренә өйрәнделәр.
Борнак авыл китапханәсендә оештырылган “Туган як тарихы” музеена 10 апрель көнне 23 ел тулды.Музейдагы экспонатлар тарихи яктан да,тәрбияви яктан да зур әһәмияткә ия.Музей экспонатлары белән елдан-ел кызыксынучылар күп.Музей кызыклы,тарихи экспонатларга бик бай.
10 апрель көнне Балтач үзәк балалар китапханәсендә Кече Лызи урта мәктәбенең 5 сыйныф укучылары (җитәкчеләре Артемьева Н.М.) кунакта булдылар. Китап укучылар китапханәгә йөрү тәртипләре, алар өчен булган китап фонды, энциклопедияләр, вакытлы матбугат чаралары белән таныштылар. Алар Татарстанда Лев Толстой елы уңаеннан язучының тууына 190 еллыгына багышланган “Толстой-это целый мир» исемле интеллектуаль уенда катнашып, аның иҗаты һәм тормыш юлы турында тыңлап, үзләренең белемнәрен сынадылар.