Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин район төзүчеләрен һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләде

2018 елның 11 августы, шимбә

Хөрмәтле төзелеш тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннары! 

Һөнәри бәйрәмегез – “Төзүчеләр көне” уңаеннан ихлас тәбрикләүләрне кабул итегез. 

Башкарган хезмәтләрегез дәвамлы икән, димәк, безнең район үсә, халкының тормышы яхшыра бара дигән сүз. Бүген төзүчеләребез хезмәте нәтиҗәсендә районыбыз яшәү өчен уңайлы мохит буларак зур үзгәрешләр кичерә. Балтачлыларга яңа йортлы булырга ярдәм итәсез, сезнең куллар аша социаль объектлар сафка баса, районыбыз көннән-көн матурлана, киңәя, үсә. Җиңелләрдән булмаган тырыш хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә! Балтачның барлык төзүчеләренә дә нык сәламәтлек, гаиләләренә иминлек, бәхет, җаваплы эштә яңа уңышлар телим. Барлык уй-ниятләрегез кешеләр өчен әһәмиятле гамәлләргә әверелсен һәм лаеклы нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итсен. 

Ихтирам белән Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International