ЯҢАЛЫКЛАР


14
август, 2018 ел
сишәмбе

2018 нче елның 13 нче августында Физкультура укытучылар көне  һәм начар гадәтләргә каршы  профилактика үткәрү уңаеннан «Наз» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль педагогы Лилия Зарипова җитәкчелеге астында ДЦ «Волонтер» активистлары «Без сәламәт яшәү рәвеше яклы» дип исемләнгән акция уздырдылар.


13
август, 2018 ел
дүшәмбе

Балтачта Россия Герое Олег Исаев исемен мәңгеләштерү эшләре дәвам итә. 11 август көнне Балтачта "Ватан сакчылары" ("Воинам Отечества") һәйкәле янында зур вакыйга, мәртәбәле тантана булды.

Якташыбыз, Иске Көшкәт авылында туып-үскән Россия Герое, очучы Олег Николаевич Исаев истәлегенә мемораиль такта куелды.

Геройның әтисе Николай Степанович белән әнисе Вера Петровна һәм Воронеж шәһәреннән махсус шушы тантана өчен кайткан тормыш иптәше Ирина Исаева, Геройның туганнары чараның иң кадерле кунаклары булдылар.

12 август көнне Урта Көшкәт авыл китапханәсендә «Яшел аптека» темасына әңгәмә уздырылды.

Татарстан Росреестры халыкка җир законнарын бозмаска, ә легаль ысулларны файдаланып эшләргә киңәш итә, дәүләт милкендә булган җирләр хисабына арттырып була. Аның өчен җирле үзидарә органнарына мөрәҗәгать итәргэ кирәк. Барлык кирәкле процедураларны уңай хәл иткәч Татарстан Росреестрына мөрәҗәгать итәсе.

Өч елдан артык Татарстан Росреестры даими рәвештә барлык теләүчеләргә электрон теркәү буенча бушлай семинарлар үткәреп килә. Документларны электрон рәвештэ теркәүнең өстенлекләре бәяләнгән.

14 августка һава торышы турында кисәтү

9 август көнне Урта Көшкәт авыл китапханәсендә  «Л.Н.Толстойның иҗаты һәм тормыш юлы» дип исемләнгән виртуаль экскурсия үткәрелде.

13 августка һава торышы турында кисәтү

Халыкка уңайлы булсын өчен Татарстан Росреестры үз эшчәнлегенә заманча технологияләрне актив рәвештә кертә, шактый вакытны янга калдыра, сервис скайп аша Татарстан Росреестры җитәкчесенә кабул итүгә эләгә ала.

Татарстан Росреестрына еш кына халык мөрәҗәгать итә, ничек хәл итәргә, әгәр күршеләр килештерү актына кул куймасалар. Узган ел гына дәуләт җир күзәтчелеге бүлегенә ике меңнэн артык җир законнарын үтәү буенча сораулар кергэн, шуларның 610 күршеләр ягыннан җир законнарының таләпләрен бозу.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International