Балтачта Россия Герое Олег Исаев исемен мәңгеләштерү эшләре дәвам итә. 11 август көнне Балтачта "Ватан сакчылары" ("Воинам Отечества") һәйкәле янында зур вакыйга, мәртәбәле тантана булды.
Якташыбыз, Иске Көшкәт авылында туып-үскән Россия Герое, очучы Олег Николаевич Исаев истәлегенә мемораиль такта куелды.
Геройның әтисе Николай Степанович белән әнисе Вера Петровна һәм Воронеж шәһәреннән махсус шушы тантана өчен кайткан тормыш иптәше Ирина Исаева, Геройның туганнары чараның иң кадерле кунаклары булдылар. Шулай ук Теләче районыннан килгән һәм Удмуртиядән кайткан офицерлар да бар иде.
Мемориаль тактаны каплаган ак япманы ачу өчен рөхсәт Геройның авылдашы, якын дусты, сабакташы Виктор Камаевка һәм тормыш иптәше Ирина Исаевага бирелде.
Әлеге чарада район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров катнашты. Россия Герое Олег Исаевның якты истәлегенә багышлап җылы фикерләрен һәм горурлануын белдерде, Геройның әти-әнисенә шушындый кыю йөрәкле, батыр ул үстергәннәре өчен рәхмәтен ирештерде. Хәрби һава көчләре хезмәтендә булган ир-егетләрне истәлекле көннәре белән тәбрикләде.
Бәйрәмнең ачылу тантанасында күккә ак күгәрченнәр һәм зәңгәр-сары шарлар очты. Аяз күкне иңләп самолетлар сәламләде, авиа-шоу күрсәтелде.