ЯҢАЛЫКЛАР


20
апрель, 2018 ел
җомга

19 апрель көнне Балтач үзәк балалар китапханәсендә Бөтенроссия “Кичке китапханә” кысаларында “Китапның сихри көче” дип аталган кичә узды. Китапханәбез кунаклары булган Балтач бистәсенең №3 балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балаларын (җитәкчеләре Федорова С.А.) “Йомры икмәк” исемле  рус халык әкияте геройлары каршы алды. Алар нәниләрне төрле каршылыклар аша китапханәнең уку залына алып керделәр. Кичә барышында кечкенә китап укучыларыбыз китапханәгә йөрү тәртипләре, китап уку кагыйдәләре, алар өчен булган әдәбият белән танышып, төрле уеннарда көч сынаштылар. Чарабызны атаклы балалар язучысы Э.Успенскийның кечкенә герое Федорның Простоквашинодагы маңараларына нигезләнеп эшләнгән “Трое в Простоквашино” исемле мультфильмын карау төгәлләде.

Совет халкының Бөек Ватан сугышында җиңүенә тиздән 73 ел тула. 1418 көн һәм 1418 төн дәвам иткән Бөек Ватан сугышы китергән авырлыклар, кешеләр йөзенә салынган ачы сагыш хәтерләрдә мәңге уелып калган. Тормышта купме генә үзгәрешләр, яңалыклар булса да, Ватан хакына үзен корбан иткәннәрне, Җиңү хакына көнне-төнгә ялгап тылда бил бөккәннәрне, гомерен аямыйча, утка ыргылып, дошманны җиңгән батырларны онытырга хакыбыз юк. Фашизымны җиңүгә керткән  хезмәтләре, тылда бер-берсенә булган әхлакый сыйфатларына баш иябез. Ватанпәрварлекләре өчен, янәшәбездә яшәүче өлкәннәрне хөрмәтлибез. 


19
апрель, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Яңгул авылында яшәүче Михайлова Анна Николаевнага 19 апрель көнне 90 яшь тулды. 

Бүген – 19 апрель көнне Балтачка Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов килде. Ул район җитәкчелеге озатуында Балтачта урнашкан берничә сәүдә ноктасында булып, алкоголь һәм спиртлы продукцияне сату белән кызыксынды. Көндезге сәгатьләрдә район Советының утырышлар залында район башлыгы Рамил Нотфуллин белән бергәлектә алкогольле һәм спиртлы эчемлекләрнең легаль булмаган әйләнешен ачыклау һәм кисәтү буенча район ведомствоара комиссия утырышы эшчәнлегендә катнашты.

 Яңгул авыл җирлеге Бөек  Җиңүнең  73 еллыгы уңаеннан, хәр тол калган сугыш ветераны янында булып, аларның хәлләрен белеп, бәйрәм белән тәбрик итеп, президент буләген тапшырды.

17 апрель көнне Түнтәр авыл китапханәсендә 5 сыйныфта укучы балалар белән Тукай айлыгы уңаеннан “Милләтемнең кояшы син, и моңлы, нурлы Тукай!” дип исемләнгән әдәби кичә үткәрелде. Максатыбыз, балаларда  Г.Тукай турында белемнәрне тирәнәйтү, әдипнең иҗатын өйрәнүгә кызыксынуларын арттыру, балаларның иҗади сәләтләрен үстерү һәм әдибебез иҗаты аша туган илебезгә, туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләү, бер-берсе арасында дуслык, чит милләт кешеләренә хөрмәт, игьтибарлылык, ихтирамлык тәрбияләү иде. Бик җылы, җанлы үтте кичәбез. Белемнәребезгә дә сокланырлык.

 

19.04.2018 елда  Бөек Ватан сугышы ветераннарының  тол калган хатыннарына ТР Президентының күчтәнәчләре таратылды. Нөнәгәр авыл җирлеге территориясендә 6  Бөек Ватан сугышы ветераннарының  тол калган хатыннары яши. Бүләкне авыл җирлеге башлыгы Ахметханов А.З. тапшырды.  Бөек Ватан сугышы ветераннарының  тол калган хатыннарын ТР Президенты, район хакимияте,  авыл җирлеге башкарма комитеты һәм шәхсән үз исеменнән якынлашып килүче Бөек Җиңү көне белән котлады. Аларга саулык, сәламәтлек, балалары, оныклары янәшәсендә кадер-хөрмәттә яшәүләрен теләде. 


18
апрель, 2018 ел
чәршәмбе

14 нче апрель көнне Шеңшеңәр авыл китапханәчесе Ор авыл клубында – күчмә китапханәдә яшьләр өчен “Әдәбият дөньясында” – әдәби казино үткәрде. Бу чарада яшьләр 2018 нче елның юбиляр  татар һәм рус әдипләренең иҗатлары буенча сорауларга җавап эзләделәр. Чара башында һәр ике командага да 10 “акыл” фишкасы бирелде, һәр сорауга җавап бирер алдыннан алар шушы “акыл” фишкаларын теләгән санда куйдылар һәм һәр дөрес җавап өчен “акыл” фишкалары икегә тапкырланды, ә җавап дөрес булмаса фишкалар, киресенчә, алынды. Интеллектуаль уен бик җанлы үтте һәм исәп 40:50 белән тәмамланды.

   Смәел авылында гомер итүче Нотфулла Әхмәдулла улы Әхмәдуллинга 18 апрель көнне 90 яшь тулды.

17 апрель көнне район мәдәният үзәгендә “Хезмәтем һәм җыр-моңнарым, Балтачым, сиңа багышлана!” дип исемләнгән  үзешчән сәнгать бәйгесе кысаларында, район  мәгариф идарәсе  хезмәткәрләре көче белән әзерләнгән концерт тәкъдим ителде. Бер сәхнәдә район  мәгариф идарәсе  хезмәткәрләре белән мәктәптән тыш эшләр үзәге коллективы, мәктәп, гимназия, лицей директорлары, балалар бакчасы мөдирләре, укытучылар һәм иң яхшы әти-әниләр комитеты да  чыгыш ясады. Шул ук вакытта  мәгариф ветераннарын да читтә калмады. Аларны хөрмәтләп экранда күрсәтеп барсалар, кайберләре үзләренең җыр-моңнарын бүләк иттеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International