ЯҢАЛЫКЛАР


23
апрель, 2018 ел
дүшәмбе

21 апрель көнне Борнак авыл китапханәсендә  татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайга карата  яшьләр белән “Яз.Шигърият.Тукай” исемле “могҗизалар  кыры”уены үткәрелде.Бу уенда яшьләр бик актив катнашып чара күңелле үтте.    

 20 апрель көнне Борнак авыл китапханәсендә “Укучының мәдәни көндәлеге” проекты кысаларында “Тукай  безнең  күңелләрдә” исемле әдәби кичә 1-4 сыйныф укучылары катнашында үткәрелде.Габдулла Тукай сүзләренә язылган  җырлар җырланды һәм шигырьләрен сөйләделәр.Кичә бик  җанлы үтте.

2018 елның 21 апрелендә «ДоброГод» акциясе кысаларында «Наз» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзегенен социаль педагогы Наталья Закирова «Презентация Волонтерства» дип исемләнгән дәрес уздырды. 


20
апрель, 2018 ел
җомга

Хөрмәтле җирле үзидарә хезмәткәрләре! Сезнең барыгызны да бәйрәм белән кайнар котлыйм. 
Бүгенге көндә унсигез авыл җирлеген берләштергән Балтач муниципаль районында халык мәнфәгатьләрен кайгырту иң беренче планга куела. Җирле үзидарә – халыкка иң якын торган хакимият структурасы һәм аның кешеләр белән дөрес мөнәсәбәте тулаем җәмгыятьнең кәефенә дә уңай йогынты ясый. Авыл халкын борчучы барлык проблемалар да җирле хакимияттә хәл ителергә тиеш. Авылның яшәеше, социаль-икътисади көнкүреше турыдан-туры аларга барып тоташа. Алар оста оештыручы да, психолог та, әңгәмәче дә, идарәче дә булырга тиешләр.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә Диния Нәзарәтенең рәсми делегациясе Балтач районына эшлекле сәфәр кылды. Сәфәр кысаларында Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин һәм Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев мөфтине Бөрбаш авылында ачылачак «Ярдәм» мөселман пансионаты белән таныштырдылар. Пансионат яңа уку елыннан эшчәнлеген башлар дип көтелә. 

2017-2018 нче уку елыннан Нөнәгәр гомуми урта белем мәктәбендә интеллектуаль үсеш ягыннан кимчелекләре булган балалар өчен коррекция сыйныфлары  эшли башлады. Бу сыйныфларда эшләүче педагоглар махсус курслар үттеләр, балалар белән махсус белемле логопед-дефектолог эшли башлады. Балалар өчен аерым кабинет һәм логопункт булдырылды.

Апрель ае керде исә чисталык темасы бөтен җитдилеге белән калка. Бу аңлашыла да, кышын кар безнең шапшаклыкны күпмедер яшерсә, язын бөтен чүп-чар күз алдына чыга. Шуңа да апрель ае башыннан районыбызда чисталык икеайлыгы игълан ителде.

Үзләре яшәгән территорияне һәрчак чиста тотарга күнеккән Сосналылар кар эри башлауга тирә-ягын, юл кырларын чистарта башларга омтылды. Өмәдә җирлек территориясендә урнашкан барлык бюджет оешмалары хезмәткәрләре катнашты. 

Хөрмәтле райондашлар! Яшәгән җиребез матур булса, үзебезгә дә уңайлы булачак. Без бит тырыш халык. Димәк, бу мәсьәләдә дә сынатмабыз. Тирә-ягыбызны чистарту, ямьләндерүдә актив катнашыйк. Матур җирдә күңелләр дә матур була. Җир-Анабызны кадерләп, хөрмәтләп яшик!

 

2018 елның 20 апрелендә «ДоброГод акциясе» кысаларында ДЦ «Волонтер» активистлары «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль педагогы Наталья Закирова һәм МББУ «Балтач гимназиясе»нең  педагог-оештыручы Равилә Шәрипова кураторствасы астында «Старт Года Добровольца» дип исемләнгән флешмоб үткәрелде.

21 апрель - шимбә көнне “Балтач” спорт комплексында яшьләй арабыздан киткән Норма авылы егете Рәмис Насыйбуллинның якты истәлегенә багышланган укучы егет һәм кызлар командалары арасында традицион баскетбол  ярышлары була. 

Башлана: 10.00 сәгатьтә. Ярышка рәхим итегез!

Кыскача аның турында: Балтач районы Норма урта мәктәбен алтын медальгә тәмамлаган егет, Казан университетының юридик факультетын фәкать бишле билгесенә генә бетереп, Татарстан Югары судында эшли иде. Киләчәге зур иде Рәмиснең.

Укыган вакытларында аеруча баскетболны үз иткән Рәмис истәлегенә аның классташлары, Норма авыл җирлеге башлыгы Тимур Гатауллин тырышлыгы белән баскетбол ярышлары уздырып киләләр. Билгеле, иң зур ярдәмне энекешләре Рәмзил һәм Рушан Насыйбуллиннар күрсәтә.

19.04.2018. Нөнәгәр авыл җирлеге территориясендә юл буйларын чүптән арындыру өмәсе булды. Өмәдә җирлек территориясендә урнашкан барлык бюджет оешмалары хезмәткәрләре катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International