Чепья балалар китапханәсендә Г.Тукай көнгә багышланган "Тукай иленә сәяхәт" исемле әдәби уку үткәрелде. Урта мәктәпнең башлангыч сыйныф укучылары шагыйрьнен балалар өчен язылган әкият-шигырьләрен татар һәм рус телләрендә укыдылар.
Балалар куркынычсызлыгы буенча ата-аналарга киңәшләр.
25 апрельдә Смәел авыл китапханәсе укучы балалар белән “ И мөкатдәс моңлы сазым”исеме астында Г.Тукай шигырьләрен уку кичәсе оештырды. “Яз шагыйре-Габдулла Тукай”китап күргәзмәсендә Г.Тукайның соңгы елларда нәшер ителгән китаплары тәкъдим ителде,авылыбыз остасы Габдулла абый Гыйззәтуллинның”Су анасы”, “Шүрәле”эшләнмәләре урын алды.
«Наз» Халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә “Җиңү агачы" дигән акция игълан ителде.
23 апрель көнне Борнак авыл китапханәсе авылыбызның иң өлкән кешесе,тыл ветераны Габделхаков Рафаэль абыйга үзе яраткан әсәрләрне илтеп бирү оештырды.Бөек Җиңүнең 73 еллыгы якынлашкан көннәрдә хөрмәтле тыл ветераныбыз күрсәткән хезмәтебезгә зур рәхмәтен белдерде.
Бөек Җиңүнең 73 еллыгы уңаенан Балтач районы “Наз” үзәгенең тернәкләндерү бүлекчәсенә Дорга авылының мәдәният йорты хезмәткәрләре “Мәңге яшәгез” исеме астында хәйрия концерты белән килделәр.
Татарстан Республикасы буенча барган «Мәрхәмәтле ел» акциясе кысаларында агымдагы елның 23 нче апрелендә Балтач районы “Наз” үзәгенең социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә “Георгий тасмасы” исеме астында патриотик акциясе старт алды.
“Өлкәннәр hәм инвалидлар куркынычсызлыгын саклау” программасы кысаларында 2018 елның 23 апрелендә Балтач районы “Наз” үзәгенең социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә тернәкләнү узучылар Чепьяда урнашкан янгыннан саклау бүлегенә экскурсиягә бардылар.