ЯҢАЛЫКЛАР


20
сентябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

18 сентябрьдән бүгенге көнгә кадәр Балтач “Наз” Халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендэ эшләүче хезмәткәрләргә  гриппка каршы вакцинацияләр  ясалды. 

2018 елның 21 сентябрендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасының көнчыгышында һәм көньягында урыны белән туфракта һәм һавада -1 кадәр кырау көтелә.

Проектта 8 яшьтән 75 яшькә кадәр теләгән һәркем катнаша ала. Программаның барлык күнегүләр өлеше тартылу, сыгылу һәм утыру кебек төп күнегүләрдә төзелүенә карамастан, күнегүләр башланыр алдыннан барлык катнашучыларга да үз табибы белән киңәшләшергә кирәк.

https://100.workout.su/

Социаль - тернәкләндерү бүлекчәсендә тактик өйрәнүләр уздырылды.

Шәһәр мохитендә балалар куркынычсызлыгы проблемасы һәрвакыт актуаль, бигрәк тә хәзер, уку елы башлану белән, юл хәрәкәтендә катнашучы кечкенә балаларга өйдән мәктәпкә һәм кире юлга чыкканда юл йөрү юллары, светофорлар белән җиһазландырылган җәяүлеләр кичүе кебек күп каршылыкларны үтәргә туры килә.

 

2018 нче елның 19 нчы сентябрендә «Наз» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге психологы Альмира Газизова Балтач мәктәбендә "Безнең сәламәтлек - безнең байлык" дип исемләнгән төркем чара уздырды.


19
сентябрь, 2018 ел
чәршәмбе

2018 нче елның 19 нчы сентябрендә Балтач гомуми урта белем мәктәбендә “Наз” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге социаль педагогы Лилия Зарипова “Татарстан – минем туган җирем” дип исемләнгән чара үткәрде.

18 сентябрьдә Татарстан Республикасы Росреестр идарәсе төзелеш өлкәсендәге законнарны үзгәртү мәсьәләләре һәм шәхси торак төзелеше, бакча йортлары объектларына хокукларны рәсмиләштерү буенча «Кайнар линия» уздырды. Казанда 4 сәгать дәвамында якынча 30 шалтырату кабул ителде. Сорауларга физик затларның күчемсез милеген дәүләт теркәве бүлеге башлыгы Энҗе Мухаметгалиева җавап бирде.


18
сентябрь, 2018 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә начар метеорологик күренешләр: иртән һәм 19 сентябрьдә көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән төньяк-көнбатыштан көчле җил, көчәйгәндә секундына 15-18 метрга кадәр (Казан шәһәрендә - 16 м/с кадәр) көтелә. 

Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районында экстремизмны һәм терроризмны профилактикалау буенча үткән муниципаль программаның отчеты


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International