18 сентябрьдән бүгенге көнгә кадәр Балтач “Наз” Халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендэ эшләүче хезмәткәрләргә гриппка каршы вакцинацияләр ясалды. Социаль хезмәтләрдән файдаланучыларга социаль һәм медицина хезмәткәрләре гриппка каршы вакцинацияләүнен кирәклеген аңлатып әңгәмә үткәрәләр, буклетлар һәм белешмәләр тараталар.