ЯҢАЛЫКЛАР


28
апрель, 2018 ел
шимбә

28 апрель көнне Өченче чакырылыш Балтач  район Советының егерме икенче утырышы булды       

Утырышны   Балтач   район    башлыгы,    район    Советы рәисе Рамил Рәшит улы Нотфуллин алып барды.

Бүгенге утырышның эшендә район башкарма комитеты җитәкчесе, аның урынбасарлары, бүлек җитәкчеләре, район Советының җаваплы хезмәткәрләре һәм район Советы депутатлары, авыл җирлеге башлыклары   катнашты.

Көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралды:

«ДоброГод» акциясе кысаларында  Бөек җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәре Тәслимә Хасанова һәм медицина хезмәткәре Гөлшат Абдуллиналар карамактагы тыл ветеранының өендә очрашу үткәрделәр.

26 апрель көнне Яңгул китапханәчеләре “И туган тел,и матур тел...” баш астында кичә уткәрделәр.Кичәнең максаты :Тукайның кызыклы әкиятләре,шигырьләре аша балаларны тәртипле булырга,алдашмаска,кеше әйберенә тияргә яраманганлыгын,зур-ларны тыңларга,хөрмәт итәргә өйрәтү иде.Без аның әсәрләре аша аларга бу максатны җиткердек дип уйлыйбыз,укучылар үзләре дә Тукай шигырьләрен укып,әкиятләрен сөйләделәр.Шулай ук китапханәдә китап укучылар Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты белән танышу өчен “Мәңге сүнмәс кояш...” баш астында күргәзмә эшләп куелды.


27
апрель, 2018 ел
җомга

Тукайның китаплары безне матурлыкка, яхшылыкка өйрәтә, шәфкатьле,гадел,кыю булырга өнди. Арбор авыл китапханәсе балалар бакчасына йөрүче балалар белән , “Тукайлы балачагым”дигән балалар иртәсе үткәрде. Безнең кечкенә дусларыбыз да, Тукаебыз шикелле, тарихыбызны белеп, туган телебезне яратып, халкыбызның лаеклы уллары, кызлары булып үсәрләр дип ышанып калабыз.

. Тукай — безнең халыкның үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге.Тукай турында уйланмаган, аның шигырьләрен, әсәрләрен укып сокланмаган татар кешесе юктыр.  Аның шигырьләре,әкиятләре ничәмә-ничә буын балаларга туган илне, телне яратырга,хезмәт сөяргә , өлкәннәрне хөрмәт итәргә өнди .Шагыйрьнең туган көненә карата Арбор авыл китапханәсендә 26 апрель көнне "Без-Тукай оныклары" дип исемләнгән кичә үткәрелде.Кичәдә балалар Тукай әсәрләрен яттан сөйләделәр, Тукай сүзләренә язылган җырлар башкардылар, викторина сорауларына җавап бирделәр. Кичә ахырында "Тукай-безнең күңелләрдә" дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.

Чапшар авыл клубында, 25 нче апрель көнне , яраткан , бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 132 ел тулу уңаеннан, балаларда аның иҗаты шигырләре, әкиятләре аша туган телгә кызыксыну һәм мәхәббәт тәрбияләү максатыннан “Без- Тукайлы халык мәңгегә!” дип исемләнгән кичә үткәрдек. Балалар ике командага бүленеп Бөек Тукаебыз турында үзләренең белемнәрен кабат сынаштылар һәм без аларның бик акыллы , зирәк булуларын бәяләдек.
25 апрель көнне Иске-Көшкәт авыл клубында Бөек Җиңүнең 75 еллыгын лаеклы каршылау максатында "Җиңү язын якынайткан безнең җырлар" дип исемләнгән бәйгенең өченче сайлап алу зонасы булып узды.
24 апрель көнне Арбор мәдәният йортында Бөек Җиңүнең 75 еллыгын лаеклы каршылау максатында "Җиңү язын якынайткан безнең җырлар" дип исемләнгән бәйгенең икенче сайлап алу зонасы булып узды.

      2018 елның 25 апрелендә Балтач районының “Наз” үзәгендә янгын вакытында үз- үзеңне тоту буенча тактик өйрәнүләр уздырылды.

23 апрель көнне Чапшар авыл клубында , “Китмим әле балачактан” дип исемләнгән концерт булды. Концертта мәктәп-бакча балалары , әти-әниләр һәм барлык авыл халкы катнашты. Хәтта чит авылларда яшәүче әбиләр дә үз оныкларын яклап матур җырлар башкардылар. Язның шундый моңсу көннәрендә бу дәртле концерт һәркемнең күңеленә яшәү рухы өстәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International