Утырышның көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр кертелгэн иде: Росреестр идарәсенең теркәү һәм кадастр исәбенә алу процессында туктату санын киметү буенча максатчан күрсәткечләргә ирешү буенча уңай тәҗрибә туплавы, «урман амнистия»се турында законны гамәлгә ашыру, мөрәҗәгать итүчеләрнең электрон элемтә каналларыннан файдалану белән хезмәттәшлек итүе һәм башкалар. 2018 елның 1-нче яртыеллык нәтиҗәләреннән куренгәнчә, күп кенә позицияләр буенча Татарстан беренче урында тора. Әмма проблемалар да бар. Суз муниципаль хезмәтләр күрсәткәндә, «урман амнистия» се турындагы законнарны тормышка ашырганда килеп чыккан мәсьәләләрне чишү юлларын өйрәнү турында бара.