ЯҢАЛЫКЛАР


4
май, 2018 ел
җомга


10 һәм 11 май көннәрендә Балтач мәдәният үзәгендә “Созвездие–Йолдызлык – 2018” ачык республика телевизион яшьләр фестивале кысаларында, “БАЛТАЧ ЙОЛДЫЗЧЫКЛАРЫ” дип исемләнгән концерт тәкъдим ителә.

1 май көнне  Сабантуй" паркында узган  "Яз һәм хезмәт бәйрәме - 2018"дә Балтачның "Форпост" үзәге чара барышында  район эчке эшләр идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә җәмәгать тәртибен саклады. Бу эштә район башкарма комитетының яшь хезмәткәрләре, Нормадагы 2нче номерлы агросәнәгать һөнәри көллият филиалы укучылары катнашты.


3
май, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Соры базар ул - эш бирүчеләр тарафыннан хезмәт килешүләрен язмача рәсмиләштермичә эш урыннары, рәсми документларда исәпләнмәгән хезмәт хакы бирү, хезмәт мөнәсәбәтләре сыйфатлары була торып, гражданлык-хокукый килешүләр рәсмиләштерү.

Системалы проблемаларны ачыклау,  аларга анализ ясау өлкәсендәге хокукларын гамәлгә ашыру-балаларның ял һәм савыктыру күрсәтү, гражданнарга консультатив ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча балаларның җәйге ялын оештыру буенча 11 май 2018 елда 9.00-17.00 «кайнар» линия телефоннары эшләячәк 8(843) 236-61-24, 236-61-26  236-61-49.


29
апрель, 2018 ел
якшәмбе

Смәел авыл китапханәсе “Укучының мәдәни көндәлеге” проекты кысаларында 1-3 сыйныф укучылары өчен “Татар чигүе” темасына мәдәни дәрес уздырды.

Смәел авыл китапханәсе "Белешмә әдәбият- сүзләр хәзинәсе"дип исемләнгән библиографик дәрес үткәрде.Укучылар белешмә әдәбияттан дөрес файдалану серләренә төшенделәр.

Сосна авылында яшәүче Ибраһимов Зөфәр Ибраһим улына  29 апрель көнне 90 яшь тулды. 

Түбән Кенә авылында яшәүче Зарипова Рауза Габделбәр кызына 29 апрель көнне 90 яшь тулды.


28
апрель, 2018 ел
шимбә

Бүген - 28 апрель көнне узган Өченче чакырылыш Балтач район Советының егерме икенче утырышында   район үзәк хастаханәсе баш табибы Газинур Дәүлиев Балтач муниципаль районында сәламәтлек саклау системасының торышы турында чыгыш ясады.

8 май көнне  район үзәгендә Җиңү бәйрәменә генераль репетиция һәм өмә уздырылу сәбәпле, 9.00 сәгатьтән алып, 9 майда  15.00 сәгатькә кадәр Ленин урамының Чехов, Такташ, Мәктәп, Совет урамнары кисешкән урыннарда автотранспорт хәрәкәте чикләнә. Шуңа күрә Нариман урамында  ике яклы юл хәрәкәте булачак. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International