26 сентябрь көнне 8.00 дән 12.00 гә кадәр Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе территориаль бүлекләрдә шәхси торак төзелеше һәм бакча объектларына хокукларны рәсмиләштерү өлкәсендә законнарны үзгәртү мәсьәләләренә багышланган Бердәм " кайнар линия көне» үткәрәчәк.
Исегезгә төшерәбез, узган атнада шундый ук «кайнар линия» Казанда узды. Ул вакытта дүрт сәгать эчендә 30 дан артык шалтырату кабул ителгән иде. Төзелешкә рөхсәтләрне гамәлдән чыгару белән бәйле мәсьәләләр гражданнарның әле бик күп булып кала икән.