ГХАТ органнарының бердәм дәүләт реестрына эшкә күчүе турында

2018 елның 26 сентябре, чәршәмбе

ГХАТ органнары 2018 елның 1 октябреннән «Гражданлык хәле актларын теркәү Бердәм дәүләт реестры» Федераль дәүләт мәгълүмат системасына (алга таба – ЕГР ЗАГС) эшкә күчә.

ЕГР ЗАГС-безнең илнең һәр гражданины турында белешмәләрнең эталон чыганагы булачак үзәкләштерелгән мәгълүмат ресурсы. Аны актуальләштерү Россия Федерациясенең бөтен территориясендә онлайн режимда өзлексез гамәлгә ашырылачак.

Шулай итеп, 2018 елның 1 октябрендә гражданлык хәле актларын теркәү системасы эшчәнлегендә кардиналь үзгәрешләрнең башлангыч ноктасы булачак. Хәл ителә торган бурычларның бөтен мөһимлеген һәм югары социаль әһәмиятен аңлап, Татарстан Республикасы ГХАТ органнары хезмәткәрләре яңа федераль мәгълүмат системасына уңышлы күчү өчен күп көч куя.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International