ЯҢАЛЫКЛАР


8
май, 2018 ел
сишәмбе

7 май көнне Чепья авылында Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышланган митинг узды. Әлеге тантаналаы чарада Бөек Ватан сугышы ветераны, бүгенге көндә дә хезмәттә булган "Халыклар дуслыгы" музее директоры Гарифҗан Галиевич Галиев катнашты. 

26 апрельдән алып 6 майга кадәр, Волгоград шәһәрендә мөмкинлекләре чикле спортчылар арасында узган Россия Федерациясе шашка чемпионатында катнашып, 11 көн дәвамында барган кискен ярышларда кабаттан үз осталыгын күрсәтеп, райондашыбыз, Кариле авылы кызы - Чулпан Габделганиева зур җиңүгә иреште. Ул I дәрәҗә Диплом һәм алтын медаль белән бүләкләнеп, Чемпион булып кайтты. Шулай ук тренеры Фагыйль абый Гайнетдинов та Дипломга лаек булды.
 


7
май, 2018 ел
дүшәмбе

Сасна авыл җирлеге хезмәткәрләре мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә өмәгә чыктылар

Быел Бөек Җиңүнең 73еллыгына багышлап Россиянең һәрбер шәһәрендә һәм шулай ук  республикабызның барлык районнарында  “Үлемсез полк” акциясе узачак.

 «Үлемсез полк» акциясе – 9 май көнне үтә торган Җиңү парадына күркәм төс өстәүче традицияләренең берсенә әверелде. Бу көнне халык тезелеп сугышта катнашкан, яу кырында ятып калган туганнарының истәлекле фотосурәтләре белән урамга чыга.

“Бердәм Россия” партиясенең “Тарихи хәтер” проекты кысаларында сугыш чоры материалларын туплау эше бүген дә  дәвам итә. Районыбызда да бу игелекле гамәлгә кушылучылар бар. Бөек Җиңүгә үз өлешләрен керткән батыр йөрәкле якташларыбызны, хәбәрсез югалганнарны, яу кырында ятып калганнарны без белергә тиеш.

Акциядә теләге булган һәркем катнаша ала. Моның өчен А3 форматында фотография белән транспарант әзерләргә кирәк. Фотография астына солдатның исем фамилиясен язу киңәш ителә.

11 май көнне  иртәнге 9.00 сәгатьтән кичке 17.00 сәгатькә кадәр республика күләмендә  Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил тарафыннан,  укучыларның сәламәтлеген саклау һәм ныгыту буенча системалы рәвештә эш алып бару, хокук бозуларны кисәтү максатыннан, балаларның җәйге ялын оештыру һәм сәламәтлекләрен  ныгыту, аларның хокукларын яклау буенча гражданнарга консультатив ярдәм күрсәтү өчен "кайнар линия"  оештырыла.

"Кайнар линия" телефоннары: 8(843) 236-61-24, 236-61-26  236-61-49.

7 май көнне Татарстан Республикасы территориясендә яшенле яңгыр һәм 15-20 м/с тизлектәге җил булуы ихтимал

3 майдан кинотеатрларда Константин Хабенскийның "Собибор" исемле тарихи фильмын күрсәтә башладылар.


5
май, 2018 ел
шимбә

Чутай авылында яшәүче Сәлахова Фатыйма Салих кызына 5 май көнне 90 яшь тулды. 


4
май, 2018 ел
җомга

5 майда Татарстан Республикасы территориясендә төнлә һәм көндез томан көтелә

30 нчы апрельдән 15 майга кадәр 2018 елда Татарстан Республикасы территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелә


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International