Балтач районы “Наз” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең өйгә барып ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәре Нина Сидорова Чепия авылында ялгыз яшәүче 61 яшьлек Светлана Миронованың йорт түбәсен алыштыру эшен оештырып җибәрде. Түбәне төзәтү эшләрен балтачы Вениамин Тихонов белән берлектә социаль-реабилитация хезмәткәрләре алып барды. Аларга олы рәхмәтебезне белдерәбез.