ЯҢАЛЫКЛАР


10
май, 2018 ел
пәнҗешәмбе

08.05.2018 Нөнәгәр авыл җирлегендә Бөек җинүнең 73 еллыгына багышланган митинг булды.


9
май, 2018 ел
чәршәмбе

      Җиңү көне уңаеннан Балтач социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, район ветераннар Советы җитәкчесе Рифат Абдуллин Саба картлар йортында яшәүче райондашыбыз, тыл ветераны Ринат Исхаковны бәйрәм белән котладылар.

8 май көнне Казан Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры залында Бөек Ватан сугышы һәм хәрби бәрелешләрдә катнашкан ветераннар өчен Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов катнашында тантаналы чара оештырылды. 


8
май, 2018 ел
сишәмбе

5 май көнне  Норма авылында Шәрифҗан Фазылянов яшәгән йортта, аның исемен һәм хезмәтен мәңгеләштерү максатыннан мемориаль такта ачылды. Әлеге чарада Шәрифҗан аганың хезмәт юлындагы истәлекле вакыйгалар сөйләнде, нинди батырлыклары өчен аны авыл халкы хөрмәт итүе бәян ителде. Бөек Җиңү көне якынлашканда эшләнгән мондый изгелек, әлбәттә, үсеп килүче буын өчен дә, калганнар өчен дә зур үрнәк.

4 май көнне Смәил авылында Бөек Ватан сугышы ветераны,  Балтач милиция  бүлегендә Смәил авылында участок  инспекторы булып озак еллар хезмәт куйган Галиев нәби Гали улы  истәлегенә мемориаль такта ачу тантанасы булды.

 

Балтачның "Форпост" үзәге директоры Смәел мәктәбендә белем алучы укучылар һәм мәктәпнең "форпост" оешмасы активистлары белән "Балигъ булмаган балалар арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау,  хокук бозуларны профилактикалау һәм  булдырмый калу" темасына әңгәмә үтте. Әлеге чара "Халыкара балаларның ышаныч телефоны көне" уңаеннан оештырылды. 

Бу әңгәмә бала хокуклары турында кызыклы мәгълүматлар бирелде.  "Халыкара балаларның ышаныч телефоны көне" нинди көн булуы аңлатылды. Чарада барлыгы  45 кеше катнашты. 

7 май көнне Улисьял авылы халкы да Бөек Җиңүнең  73 еллыгына багышланган митингка чыкты. Һәйкәл янына җыелган мәктәп коллективы һәм авыл халык яу крырында башын салган ул-кызларын  искә алды, Җиңү яулап кайткан батырларны олылады. 

Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы  һәм  тыл ветераннары! Хөрмәтле Балтачлылар һәм балтачыбыз кунаклары!

9 Май - һәркем өчен зур бәйрәм, олы тантана, халкыбызның  тиңдәшсез батырлыгы, үзен аямыйча хезмәт куюы, сабырлыгы һәм искиткеч ихтыяр көче, бихисап корбаннар барәбәренә яуланган Бөек Жиңү көне. Район Советы, башкарма комитеты һәм шәхсән үз исемемнән чын мәгънәсендә бөтен халык бәйрәме, Бөек җиңүнең 73 еллыгы белән кайнар котлыйм. Һәркайсыгызга бәхет, нык сәламәтлек, озын гомер, иминлек телим.

2017 елнын 8 май көнендә Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгече белән берлектә ДЦ “Волонтер” активистлары “Георгий тасмасы” дип исемләнгән акция үткәрделәр.

Агымдагы елның Бөек Җиңү көне уңаеннан - 7 май көнне районның ГХАТ (ЗАГС) бүлеге хезмәткәрләре Чепьяда урнашкан “Халыклар дуслыгы”  музеенда 14 яше тулган  укучыларга паспорт тапшыру тантанасы  оештырдылар. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International