1-10 нчы октябрь Халыкара өлкәннәр ункөнлеге дип игълан ителү уңаеннан, 2018 нче елның 2 нче октябрендә Балтач Мәдәният үзәгендә өлкәннәребез өчен чәй табыны һәм бәйрәм концерты булып узды. Шул уңайдан, “Наз” Халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре Лилия Зарипова һәм Альмира Газизова җитәкчелеге астында “Волонтер” үзәге активистлары бәйрәмгә килгән өлкәннәребезне каршы алып, аларга “Наз” хәбәрләре” газетасы белән “Сезнең өчен, безнең Кадерлеләребез!” дип исемләнгән эмблема тараттылар.