Мәҗит Хаҗип улы Салихов Балтач районы өлкәннәрен Халыкара бәйрәм белән котлады

2018 елның 3 октябре, чәршәмбе

2 октябрь көнне Балтач районында Халыкара өлкәннәр көненә багышланган тантаналы чара узды. Бу көнне районның мактаулы гражданнарын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов исеменнән Балтач районы кураторы – «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе җитәкчесе Мәҗит Хаҗип улы Салихов котлады.

«Бүген сезнең иминлегегез турында кайгырту –  безнең өстенлекле бурычыбыз. Татарстан Республикасында пенсия белән тәэмин итү лаеклы дәрәҗәдә оештырылган. Өлкән яшьтәге гражданнарга социаль ярдәм чаралары федераль дәрәҗәдә дә, республика дәрәҗәсендә дә билгеләнгән. Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү һәм ветераннар яши торган торак йортларга ремонт ясау – өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора. Бүгенге көндә программа кысаларында 19 меңнән артык ветеран яшәү шартларын яхшыртты һәм 1370тән артык бина ремонтланды», – дип хәбәр итә Мәҗит Хаҗип улы Салихов.

Әлеге чара район башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин катнашында узды,ул үзенең чыгышында районда пенсионерлар саны халык санының өчтән бер өлешен тәшкил итүе, шуларның 145е 90 яшьтән өлкәнрәк булуы турында билгеләп үтте. Балтач районында «Өлкәннәр декадасы»на багышлап озын гомерлекне саклау буенча күп кенә чаралар оештырылды, социаль ярдәм, медицина хезмәте күрсәтелә һәм өлкән яшьтәге гражданнар өчен күңел ачу яллары оештырыла.

Чара программасы кысаларында Мәҗит Хаҗип улы Салихов һәм Рамил Рәшит улы Нотфуллин 1 октябрь көнендә туган юбилярларга һәм озак еллар бергә яшәгән өч гаилә парына (50, 55 ел) истәлекле бүләкләр тапшырдылар, шулай ук Балтач штб яшәүче 95 яшьлек юбилее уңаеннан Бөек Ватан сугышы ветеранына Владимир Владимир улы Путинның шәхси котлау хатын тапшырдылар. Шулай ук «Инвалидлар декадасы» кысаларында Чепья авылында урнашкан «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлегенә эш сәфәре булып үтте, анда җитәкчеләр өлкәннәрне җылы котлаулар белән сөендерделәр.

____________________________________________________________________

Россиядә барлыгы 37 миллионнан артык пенсия яшендәге граждан яши. Шул исәптән Татарстан Республикасында – 1,1 миллионнан артык кеше, 316 – озын гомерле кешеләр (100 яшьлек һәм аннан да күбрәк). Россиядә уртача гомер озынлыгы – 72,7 ел, Татарстан Республикасында – 74,2 ел.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International