Һәр ел саен илебез буенча октябрь башында Өлкәннәр көне уздырыла. Төрле җирләрдә өлкәннәрне котлаулар, бүләкләүләр, искә алулар бара. Гомерләре буе хезмәттә кайнаган, сугыш һәм сугыштан соңгы авырлыкларны иңнәрендә күтәргән, колхоз нужасын беренче көннәреннән үк тәртәгә җигелеп тарткан әби-бабаларыбыз картлык көннәрендә зур игътибарга, хөрмәткә лаек.
Безнең Шубан авыл җирлегендә дә бу көннәрдә өлкәннәребезне зурлау, хөрмәтләү буенча төрле максатчан чаралар үткәрелә.Шушы көннәрдә авылыбызның бертөркем егетләре үз теләкләре белән Югары һәм Түбән Шубан авылларында яшәүче өлкән яшьтәге әби-бабайларыбызнын өйләрендә булып, аларның хәл-әхвәлләрен сорашып, бәйрәм белән котлап, үзләре тарафыннан әзерләгән бәйрәм күчтәнәчләрен таратып чыктылар.
Ә өлкәннәребез яшьләребезнең үзләренә күрсәткән хөрмәтләре өчен куанып, хәер-догаларын кылып, чын күңелдән олы рәхмәтләрен җиткерделәр.