Галия Набиевнага 2 октябрь көнне 95 яшь тулды.

2018 елның 2 октябре, сишәмбе

Балтач җирлегендә гомер итүче Галия Нәбиева Набиевнага 2 октябрь көнне 95 яшь тулды. Район кураторы төзелеш һәм архитектура буенча Татарстан Республикасының дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе дәүләт автоном учереждениесе җитәкчесе Мәҗит Салихов, Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Балтач шәһәр җирлеге башлыгы Илдар Габдрахманов, Балтач кулланучылар җәмгыяте рәисе Хәйретдин Шәйхетдиновлар юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Рәсәй Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль  район башлыгы, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International