28 сентябрьдә " Факел" яшүсмерләр клубында балалар һәм яшүсмерләр арасында «Салют» талантлар конкурсының финал концерты узды. Сентябрь дәвамында без конкурста катнашу өчен заявкалар кабул иттек. Конкурс «Вокал», «Хореография», «Сәнгатьле уку», «Музыка инструменты», «Оригиналь жанр» номинацияләрендә узды. Конкурста катнашучыларның чыгышларын жюри бәяләде. Концерт бик матур һәм истә калырлык булды.