2018 елның 29 сентябрендә Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында Балтачның үзәк урамында һәм Чепья авылында авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды.
Ярминкәне бигрәк тә өлкән яшьтәге кешеләр көтте, чөнки анда кышка яшелчә һәм җиләк-җимеш алып калырга, терлек һәм кош-корт өчен фураж әзерләргә мөмкин. Өлкән буынга хезмәт күрсәтү уңайлы булсын өчен Балтачта социаль такси эшләде, алардан 28 пенсионер файдаланды. Ярминкәдә коймак белән кайнар чәй оештырылды.