2018 нче елның 19 нчы сентябрендә «Наз» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге психологы Альмира Газизова Балтач мәктәбендә "Безнең сәламәтлек - безнең байлык" дип исемләнгән төркем чара уздырды.
Әлеге чараның максаты - балаларның үзара аралашуын үстерү. Чарада 23 бала актив катнашты. Чара барышында "Аю һәм трубка" мультфильмын карадылар һәм чараның нәтиҗәсе буенча "Минем сәламәтлек" дигән рәсем ясадылар.