22 август Россия флагы көне уңаеннан, китапханәгә йөрүче балаларда патриотизм хисе тәрбияләү максатыннан, Куныр авыл китапханәчесе “Россия – бөек илем” исемле әңгәмә уздырды. Китапханәче балаларга Россия флагы тарихы, аның төзелеше, туган илеңә мәхәббәт турында сөйләде. Соңыннан укучы балалар Россия флагының рәсемен ясадылар.