2018 нче елның 13 нче августында Физкультура укытучылар көне һәм начар гадәтләргә каршы профилактика үткәрү уңаеннан «Наз» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль педагогы Лилия Зарипова җитәкчелеге астында ДЦ «Волонтер» активистлары «Без сәламәт яшәү рәвеше яклы» дип исемләнгән акция уздырдылар. Алар социаль педагог белән берлектә район халкына сәламәт яшәү рәвешенә багышланган буклетлар һәм белешмәлекләр тараттылар.