Балтач районы иҗтимагый Советы вәкилләре коррупциягә каршы көрәш комиссиясе әгъзалары белән берлектә төзелеш бара торган объектларга чираттагы рейдка чыктылар. Бу юлы алар район үзәк китапханәсе бинасына тукталдылар. Биредә капиталь ремонт эшләре бара. Төзелеш эшләренең барышына бәя бирү эшчәнлегендә район башлыгы ярдәмчесе Энҗе Гарипова, район төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык бүлеге җитәкчесе Илфат Сәгъдиев, иҗтимагый Совет әгъзасы Фәләхетдин Гарафетдинов, үзәк китапханә мөдире Резида Зарипова катнашты.
Район үзәгендә урнашкан бу бина озакламый танымаслык хәлгә керәчәк. Билгеле, биредә төзелеш эшләре шактый күләмле, зур мәйданда бара. Бинаның хәзерге көнгә түбәсе алмашынды, әйләнә-тирәсен, керү-чыгу юлларын төзекләндерәләр, халыкның күпләп йөри торган урыны һәм берничә төрле оешманы берләштергән үзәк буларак, монда күп төрле заманча шартлар һәм уңайлыклар тудыралар.
Беренче катта бүгенге көндә бүлмәләр бүлү, бәдрәф һәм юыну бүлмәләре ясау, идәнгә плитка ябыштыру, электр һәм элемтә үткәргечләрне көйләү белән бәйле эшләр башкарыла. Биредә әле эш күп икән, планлаштырылган эшләрнең өчтән ике өлеше генә башкарылган, дип бәя бирде комиссия әгъзалары.
Ә икенче катта ишек, тәрәзәләр тулысынча яңаларына алмашынып беткән, идән, түшәм, стеналарны тәрипкә китерү эшләре төгәлләнеп килә. Ләкин уку залының түшәменең бер өлеше каты яңгырлар вакытында су үтеп зыян күргән, ул алмашыначак, дип ышандырды төзелеш эшләрен алып баручы “Водстрой” ширкәте җитәкчесе Рифат Закиров. Шулай ук төзелеш оешмасы адресына яңартылган түшәмнәрнең тигезлеген, куелган яңа ишекләрнең ныклап ябылуын, җылы үткәргеч торбаларның стеналарга уңайлы итеп беркетелүен тәэмин итәргә кирәклегенә басым ясалды. Гомумән алганда, яңартылган якты бүлмәләр тикшерүчеләр күңеленә хуш килде.
Үзәкләштерелгән бухгалтерия урнашкан өченче катта да киләчәктә ремонт булачак, дип ышандырды төзелеш бүлеге җитәкчесе И.Сәгъдиев. Комиссия әгъзалары өченче катка менү белән тәрәзә аша түбә ябылышының сыйфатына игътибар иттеләр. Ясалган һәрбер кисәтү беркетмәдә чагылыш таба барды. Икенче тикшерү вакытында шуларга зур игътибар ясалачагы искәртелде.